поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.12.2021 Милләт

Төньяк башкала үзәктә, Казан – йөрәктә…

Инде күп еллар Санкт-Петербург каласында яшәп иҗат итүче татар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Мифтахетдинов әңгәмәбез барышында Нева каласын гына түгел, Казанны да ихлас яратуын белдерде.

«Һөнәргә юлымны мин мәшһүр Казан сынлы сәнгать училищесында башладым. 1966 елда Казанда тусам да, әлеге уку йортына Түбән Камадан килеп имтиханнар тапшырдым…

Әнием – Флёра Заһидулла кызы, Казанда туып-үскән, яшь чакта йорт җиһазлары җитештерү комбинатында эшләгән, аннары, әти белән гаилә коргач, миңа нибары алты ай булган чакта, пароходка утырып, (үзләре белән диван, өстәл, урындыклар да алып), яңа гына төзелә башлаган Түбән Камага, юллар да, туганнар да, һичнәрсә булмаган калага юнәлгән. Әмма бер рәсми кәгазь булган – ул шәһәрнең 46 нчы сандагы ПТУда производствога өйрәтү мастеры вазифаларын үтәячәк. Әнием гомер буе шунда хезмәт куйды, берничә буын монтажникларны укытып чыгарды. Ул – РСФСРның атказанган һөнәри-техник белем бирү хезмәткәре. Аның фотосурәте озак еллар кала үзәгендәге Почет тактасында эленеп торды. Әниебез безне татар халык ашлары белән сыйлап үстерде. Энем Айрат шулай ук Казанда, Ленинградта рәссамлыкка укыды, хәзер ул Мәскәүдә яши һәм башка юнәлештә эшли. Әтиебез Азат Салих улы да Казанда туып- үскән, 4 балалы гаиләдән, бик таләпчән холыклы. Әтиебез озак еллар Түбән Каманың 62 нче техник училищесында директор урынбасары булып эшләде. Хәзер аңа – 79 яшь, әмма ул бүген дә бакчада яшелчәләр утырта, табигатьтә булырга ярата. Без, билгеле, һәркөн шалтыратышып торабыз!

Балачакта әти-әнием мине музыка мәктәбендәге баян классына укырга бирде. Бу мәктәпкә барыр юл караңгы һәм тайгак булганга күрә, анда җиткәнче, өс-башым да бераз пычрана иде, килеп кергәч, дежурдагы вахтер да ачулана, ә мин борчыла идем… Музыкага өйрәнергә теләк калмыйча, класска узам. Ноталар, ноталар… сольфеджио… Шулай итеп бу мәктәпкә үземне мәҗбүриләп йөртеп, ярты ел узды. Аннары минем сабырлыгым сынды. Беркөнне әнигә: «Әни, ә ничек үлеп була ул?!» дип сорадым. Әти белән әни уйга калды. Бу сорауга барып җиткергән сәбәпне ачыкладылар. Һәм мине тиз арада балалар сынлы сәнгать мәктәбенә укырга күчерделәр. Анда инде мин иң тырыш укучыларның берсе булдым. Күңелле һәм бәхетле биш ел шулай башланды. Бер атнага – алтмыш рәсем, этюдлар… Әти-әнине дә ясарга була, алар миңа кирәкле позада басып та тора. Әйтик, әнинең кием үтүкләгәнен ясыйм, ул да шулай килеш­ле итеп басып тора, үтүкли, имеш… Композициядә остарырга кирәк бит! Миңа сәнгать мәктәбе җитәкчесе дә, андагы укытучылар да, укучылар да шулкадәр ошады! Мәктәпне картина язып түгел, ә матур бизәкле гобелен тукып тәмамладым.

Училищеда исә дүрт ел (1982-1986 елларда) белем алдым. Андагы укытучыларны әле дә яхшы хәтерлим, бик әйбәт күңелле белгечләр иде, әйтик, Мәснәви Хәертдинов, Розалия Нургалиева, Фәридә Эртевциан…

Училищега Х.Якупов, Т.Ха­җиәхмәтов кебек бик тәҗрибәле рәссамнар килгәли иде. Бу уку йортында белем алуым белән горурланып йөрим. III курстан соң безне Ленинградка, экскурсиягә алып бардылар һәм ул минем күңелемдә бик тантаналы һәм бөек кала буларак истә калды. Бергә укыган курсташларым белән әле дә дус мин. Казанда ике дәү әнием, туганнарыбыз булганга күрә, миңа күңелсез булмады. Рәссам дипломын алгач, яңадан Түбән Камага кайтып, «Түбән Кама нефтехим»да рәссам-бизәүче булып эшләдем, армиядә булдым. Аннары әти-әнием: «Роберт, без сине Ленинградка җибәрәбез! Укы!» – диде».

Роберт Азат улы 1989-1995 елларда Төньяк башкалада В.И.Мухина исемендәге Югары сынлы сәнгать-сәнәгать училищесының архитектура-мохит дизайны бүлегендә югары белем алган, бәхетле гаилә корган.

«Хәләл җефетем, минем музам, илһамчым – Лилия белән ике ул, Артур белән Тимурны, үстердек. Лилия гомер буе мәктәптә укытучы булып эшли. Артурыбызның хезмәте кондитер ризыклары белән бәйле, ул инде гаилә корды, оныгыбыз да бар. Тимурыбыз исә физика-математика лицеенда Х сыйныфта укый, классик гитара классында сәнгать мәктәбен тәмамларга да өлгерде.

Иҗатка килгәндә, 1990 елларда Санкт-Петербургны күрергә теләгән туристлар саны елдан-ел артты һәм мин дә, башка рәссамнар кебек үк, Нева проспектында ясалган портретларымны, башка төр картиналарымны шуларга сатып, тормышыбызны алып бардым. Көненә 6-7 портрет ясала иде. Шәһәр кунаклары арасыннан җырчы Патрисия Каасның сурәтен дә тиз генә арада ясап алырга насыйп булды.

Аннары шәһәр пейзажлары язу белән мавыгып киттем, Петербургның тарихи өлешендәге архитектураны сурәтли башладым, биредә бит дөньякүләм мәшһүр архитектура үрнәкләре! Шәһәребезнең тыйнак урам-тыкрыклары да үзенчәлек­ле. Күзләрем кайда матурлык, үзгәлек күрә, шунда тукталам. Рәссамлык бар вакытымны ала, илһам – ул һәр сәгатьтә дә бар, ул һәр көн килә. Шәһәр дә, мин дә үзгәрдем. Ләкин мин барыбер күбесенчә Санкт-Петербургны сурәткә төшерәм. Бүгенге картиналарымны инде Василий утравында, үз остаханәмдә язам.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге безгә ярдәм итә. Бу вәкиллегебездә ачылган бар күргәзмәләрдә, бар бәйрәм чараларында бик теләп катнашам», – ди иҗатчы.

Роберт Мифтахетдинов – «Санкт-Петербургның ирекле рәссамнары вернисажы» иҗтимагый оешмасы, РТның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршында оешкан иҗат эшлеклеләре ассоциациясе әгъзасы һәм дә 2007 елдан алып Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул Рәссамнар берлеге тарафыннан уздырылып килгән язгы һәм көзге күргәзмәләрдә, «Манеж» үзәк күргәзмә залы чараларында, Финляндиядәге «Keso Putikko» Халыкара күргәзмәләрендә дә катнашып килә. Гомумән, бер йөздән артык күргәзмәдә катнашкан инде! 2012 елны Санкт-Петербургтагы АКШның Генераль консуллыгы үткәргән «Төнь­як-Көнбатыш минем күзләрем аша» картиналар бәйгесендә җиңеп чыккан.

Хезмәтләрендә – шанлы Петербург. Тамашачыларны шушы гүзәл кала буенча сәяхәт итәргә чакыра. Бу кала – аның илһам чыганагы. Шуңа күрә дә шәһәр күренешләре тасвирланган күп кенә әсәрләрен Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Губернатор хакимияте, Санкт-Петербург дәүләт университеты сатып алуы гаҗәп тә түгел.

«Мин 2019 елдан алып Татарстан Рәссамнар берлегендә. Биредәге рәссамнар 2016 елны мине Бөгелмәнең 235 еллыгына һәм ТР Рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган «Бөгелмәдә алтын көз» дип аталган VI Бөтенроссия пленэрына чакырганнар иде, шулчак «Бөгелмәнең иң яхшы образы» номинациясендә җиңеп чыктым. Шунда ясалган эшләрдән гыйбарәт гомуми күргәзмәләрдә дә катнаштым.

Мин Казандагы, Болгардагы, Зөядәге пленэрларда булдым, Иске Аракчинодагы Галәм әхрамына да бардык. Казанны да бик үз итеп яздым. Казан бик үзгәргән, ямьләнгән. 2007 елны «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Петербург татар күзе белән» шәхси күргәзмәм дә ачылган иде. 2007 һәм 2015 елларны Түбән Камада «Күңелемдә яшәүче могҗизаи урыннар…», «Көзге вернисаж» дип аталган шәхси күргәзмәләрем дә уңыш белән үтте. Шуңа күрә биредәге сәнгать сөючеләргә иҗатым таныш.

Төркиягә, Балтыйк буе, Скандинавия дәүләтләренә бардым. Финляндиядә ике шәхси күргәзмәмне ачтым. И.Е.Репин исемендәге Академия дачаларындагы пленэрларда да катнаштым. Уңышлы эшләремне Италия, Британия, Россия, Япония, Яңа Зеландия, Финляндиядә һәм АКШта яшәүче коллекционерлар сатып алды.

Китапларга иллюстрацияләр ясау белән дә шөгыльләнәм. Мәсәлән, Л.Закированың М.Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән «Звездный венец», Н.Королеваның Санкт-Петербургның 300 еллыгына багышланган «Одинокие звезды в пространстве» китап­ларын бизәдем. Шәһәребезнең 138 нче мәктәбенә Муса Җәлил портретын бүләк иттем.

Мин – эшсөяр. Бу сыйфатым — Казан сынлы сәнгать училищесында укыган вакыттан ук. Нәкъ шунда киләчәктә рәссам гына булачагыма төшендем. Быел юбилей елым, миңа – 55 яшь. Үткәннәргә әйләнеп карагач, үз язмышыма бары тик рәхмәтле булуымны аңлыйм.

Табигатьтәге халәтне дөрес ясау өчен даими рәвештә пленэрларга чыгам. Шәһәребезнең төрле тарихи урыннарында булам. Остаханәм тәрәзәсеннән ачылган күренешләргә дә игътибар итәм, чөнки каланы тасвирлау диапазоны елдан-ел киңәя генә барырга тиеш.

Портретларга килгәндә, кеше белән башта әңгәмә корам, бераз гына булса да аның холкына төшенәм. Чөнки тышкы кыяфәтне язу авыр түгел, ә менә кешенең эчке халәтен дөрес итеп билгеләү күпкә кыенрак. Кайчак алар: «Мин шундыймыни?!» дип гаҗәпләнә. Ә аларның якын дуслары: «Бигрәк охшаган!» – дип җөпли. Мәсәлән, Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясенең почетлы докторы Н.П.Шабаловның беренче портреты белән икенче портреты язылу арасы – нәкъ ун ел. Әлеге портретлар бер-берсеннән шактый аерыла. Беренче портретта ул миңа галим буларак күзалланды, ә икенче портретта мин инде аны ак халатлы, гаҗәеп игелекле зур табиб итеп тасвирладым.

Туган як темасындагы картиналарымда Казан образлары күп. Татар башкаласына кайткан саен, һәрчак күңелемә бик якын булган урамнарны берничә кат урап чыгам. Иске Татар бистәсендә, Нариман урамындагы йортта дәү әнием Диләфрүз яшәгән иде. Аннары минем әниемнең бертуганы Асия апаны да һәрчак истә тотам… Укыган елларымда ул миңа шулкадәр булышты, мин аңа гомерем буе рәхмәтле.

Мине татар авыллары тормышы да кызыксындыра. Күп кенә әсәрләрем хәләл җефетем Лилия туып-үскән Югары Чаллы авылы табигате, күренешләре буенча иҗат ителде. Гади һәм тыныч авыл тормышында көн күрүчеләрне тасвирлау, балачак хатирәләремә нигезләнгән әсәрләр язу да күңелемә ошый.

2020 елның карантинлы айларында мин яшьлегемне искә алдым, Казан хакында уйландым. Остаханәмдә яңа, зур күләмле картина иҗат иттем. Ул «Узган елларны сагынганда», дип атала. Киндердә – газиз әбием Шәмселбанат образы. Мин 1980 елларда, Казан училищесында укыганда, бик сирәк кенә булса да, ял көннәрендә колхоз базары янында яшәгән туганнарымнан Каравай бистәсенә кунакка бара идем. Трамвайга утырып, сәгать ярым вакыт барыла. Дәү әнием ул чакта Ленинград урамындагы ипи сату кибетендә эшли һәм мин трамвайдан төшү белән аның кибетенә керәм һәм икебез дә бу очрашуга бик шатлана идек. Мине, ябык кына студентны, ул нинди дә булса тәмле ризык белән сыйларга тырыша – йә яңа гына пешкән кекс, йә башка тәм-том белән, кулыма тагы яңа гына пешкән кайнар ипи тоттыра да, кич белән кайтырмын, дип озата иде. Мин бик бәхетле булып, аларның кунакчыл йортларына таба атлый идем. Анда мине дәү әбиемнең улы Альберт каршы алачак. Йортны дәү әтием Салих төзегән һәм әтием Азат шунда үскән. Бу тәрәзәләренә матур, челтәрле тәрәзә йөзлекләре беркетелгән йорт аның яныннан узучыларда һәрчак соклану хисе тудыра иде. Альберт абый мунча яга-яга, минем ничек укуым турында сораштыра, кичен, һәммәсе дә җыелгач, өстәл артында озак кына барысы турында да гәпләшеп утыра торган идек. Бу кунакчыл йортта һәрвакыт песиләр яши, ишек алдында чираттагы, кайдандыр табып алынган эт өрә, тавыклар арлы-бирле йөри һәм башларына ап-ак яулыклар бәйләгән, күркәм күрше әбиләре дә бирегә кунакка керә. Миңа, 17 яшьлек студентка, боларның барысын да күзәтү кызык булып, этюдлар да ясап, шул көн эчендә үземнең иҗатым өчен шактый материал туплый идем. Саубуллашу мизгеле аеруча дулкынландыргыч була иде… Дәү әнием мине һәрчак озата чыга, татар телендә миңа игелекле теләкләрен тели һәм тәртибең бишлелек булсын, дип тә әйтми калмый иде. Күзләреннән яшьләр тама, ә ул аларны миңа күрсәтмәскә тырыша… Без кочаклашып саубуллаша идек. Киткәндә, без тагын очрашуга өмет итеп, бер-беребезгә озак­лап кул болгый идек. Шушы Челюскин урамындагы йорт янындагы дулкынландыргыч сау­буллашу мизгелен сурәтләдем бу киндердә. Дәү әнием 2011 елны вафат булды, әмма минем хәтеремдә ул мәңгегә калачак. Татар әбие, татар хатын-кызы, татар әнисе образы булып… Бу картинам Рәссамнар берлеге тарафыннан ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган күргәзмә өчен язылды. Ул Казанның Халыклар дуслыгы йортында, Мәскәүнең Федерация советында һәм Чабаксарның «Көмеш гасыр» галереясында экспозицияләнде…»

Май аенда Роберт Мифтахетдиновның Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында «Күңелгә якыннар» («То, что мне дорого») шәхси күргәзмәсе зур уңыш белән барды. Рәссамны гомер бәйрәме белән котлаучылар арасында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Даими вәкиллек җитәкчесе Ренат Вәлиуллин бар иде.

Роберт Азат улы картиналарындагы Санкт-Петербург әлләни кояшлы түгел. Чөнки чынлыкта да Кояш бу кала өчен – көтеп алынган кунак. Ул – күп очракта төксе, монда җете төсләр аз, яңгырлар еш ява. Әмма шуңа да карамастан Роберт әфәнденең картиналарында көннең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә кайсы фасылында тас­вирланган Санкт-Петербург искиткеч матур. Рәссамның майлы буяулар белән язу техникасы аша туган әсәрләре аның импрессионизм юнәлешендәге язу ысулларын виртуоз куллана белүен раслый. Аның әсәрләрендә – камил дөреслектәге пропорцияләр һәм күләмнәр, ракурслардагы акцентлар, шәһәрнең архитектура ансамбле детальләренә игътибар юнәлтү… Болар барысы да бу татар рәссамының гаҗәеп таланты турында сөйли. Әсәрләр шулкадәр әсәрләндерә ки, Роберт Мифтахетдинов тасвирлаган урамнар буйлап сәяхәткә чыгасы килә!

Чыганак


---
Piter.tatar
№ --- | 28.12.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»