поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.12.2021 Милләт

Мидхәт Миншин якты киләчәккә ышанып яшәде

Әгәр исән булса, ул бу көннәрдә үзенең 85 яше тулу көнен зурлап билгеләп үтәр иде. Юк, шул, Мидхәт Миншинны андый бәхет шатландырмады. Халкыбызның әдәбият-сәнгать, публицистика, журналистика өлкәсендә талантлы шәхесе Мидхәт Мөхәмәтша улы 2009 елның декабрендә бакыйлыкка күчте. Ни кызганыч, дустыбызның ялкынланып иҗат итеп йөргән вакыты иде бу.

Мин Мидхәт белән Казан дәүләт университетына укырга кергәч таныштым. Ул миннән бер курска алдарак укый иде. Бу төркемнең старостасы безнең мәктәпне тәмамлаган Зиннур Гыйззәтуллин янына мин мөмкин булган саен кереп йөри идем. Шунлыктан бу группа студентлары белән, шул исәптән М.Миншин белән дә аралашып яшәдек. Алар төркеменә яшьтән үк бик талантлы егет-кызлар җыелган иде. Әхмәт Рәшитов, Фәсих Хисмәтуллин, Кояш Тимбикова шул чорда ук һәркемне сокландырырлык шигырьләр, поэмалар, очерклар, хикәяләр, публицистик мәкаләләр язалар иде. Фәрваз Миңнуллин соңрак тәнкыйтьче, Минвәгыйз Зәйнетдинов, Зоммер Гыйлаҗев, Әнәс Сәләхетдинов, Марсель Васильев, Наил Зиннәтуллин оста журналистлар булып танылдылар. Мидхәт беренче хикәясен өченче сыйныфта укыганда ук язган. Укытучысы Габдулла Яруллин аны бөтен сыйныф алдында кычкырып укып күрсәтә. Алтынчы класста укыганда М.Миншин шигырьләр яза башлый. Университетка кергәнче үк матбугатта аның шактый әсәрләре дөнья күрә.
 
Мидхәт Миншин 1936 елның 26 сентябрендә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә туа. “Әле дөньяга килгәнче үк язмыш мине сыный башлаган, – дип яза Мидхәт үзенең истәлекләрендә. – Туарыма ике ай калганда әнием Бибихәдичә Җәләлетдин кызын үгез сөзгән, корсагын ярып җибәргән. Карындагы балага үгез мөгезе кәгазь калынлыгында гына җитми калган. Ходай саклагандыр дип юраганнар”.
 
Мидхәт туганнан соң алты айдан гаилә өстенә кара болыт ябырыла – әтисе үлә. Беркайчан да “әти” дип әйтергә насыйп булмый аңа. Егет җиденче сыйныйфны тәмамлаган елны өйләре яна. Алты ай да үтми, 1952 елның гыйнварында, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче абыйсы Хәсәншаның һәлак булуы хакында кайгылы хәбәр килә.
 
Аның туган җире дә хикмәтле кебек. Республика башкаласы Казаннан КамАЗ юлы белән 60 чакрымнар киткәч, уң якта Олы Солтан авылы кырлары башлана, ә сул якта Иксуар авылы. Гаҗәеп төбәк бу! Бер чишмәнең суы Мишәгә, икенчесенеке Чулманга юл тота. Мидхәт бу чишмәләрне гомере буе сагынып яши. Үзенең “Бәхет чишмәләре”, “Изге чишмә”, “Юанычым” дигән җырларын аларга багышлый.
 
1954 елда Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлап Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керүгә “Яшь Сталинчы” газетасында аның “Аттестат алганда” дигән шигыре басылып чыга. Студентлык елларында республика матбугатында, төрле җыентыкларда күп кенә шигъри әсәрләре дөнья күрә.
 
1957 елда бер төркем студентларны комсомол юлламасы белән Казахстанның чирәм җирләренә игенчеләргә ярдәм итү өчен җибәрделәр. Без Казанның төрле уку йортларында белем алучылар товар вагоннарына төялеп бардык. Тулы бер состав җыелды. Мидхәт Миншин да безнең белән иде.
 
Бер көнне шулай Совхоз үзәгеннән безгә азык-төлек китереп йөрүче машина шоферы Мидхәткә бер хат биреп китте. М.Миншин аны тиз генә укып чыкты да, кесәсенә салып куйды. Көне буе безнең белән сөйләшмичә, кәефсезләнеп йөрде. Кичен йоклар алдыннан су коенып менгәннән соң ул хатын безгә дә күрсәтте. Хат җәй көне “Татарстан яшьләре” газетасында эшкә калган группадашы Фәсих Хисмәтулиннан икән.
 
Хат безне дә нык гаҗәпләндерде. Без башта озак кына көлешеп тә алдык. Хатта шундый сүзләр язылган иде: “Хөрмәтле иптәш Мидхәт Миншин! Сезнең редакциягә җибәргән шигырьләрегезне алдык. Аларны зур игътибар белән кат-кат укып чыктык. Шигырьләрегез килеп чыкмаган. Газетабызда басарлык дәрәҗәдә түгел. Киләчәктә безгә шигырьләрегезне җиренә җиткереп эшләгәннән соң гына җибәрегез. Безнең газета килде-китте шигырьләрне бастырып утыра алмый бит инде. Тукай һәм башка күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен ешрак укыгыз, алардан өйрәнегез.
 
Сезгә хөрмәт белән “Татарстан яшьләре” газетасының әдәби хезмәткәре Фәсих Хисмәтуллин”.
 
Редакция урындыгына утыруына Фәсихның үзгәреп китүенә барыбыз да “сокланды”. Кем белә, бәлки ул чорда авторларга җавап бирү өчен алдан әзерләнгән калыплар (трафаретлар) да булгандыр. Ф.Хисмәтулин шуны күчереп җибәргәндер. Ләкин бергә укый торган иптәшеңне алай тиз генә онытырга ярамый бит инде. Бәлки бу иптәшеннән көнләшү галәмәте булгандыр. Еллар үткәч тә без Мидхәт белән әлеге хатны искә төшереп, көлешеп алгаладык. 10-15 көннән үк бергә укып йөргән иптәшеңне “оныту” өчен ныклы әзерлек тә, сәләт тә кирәк бит әле.
 
1959 елны университетны тәмамлап М.Миншин Буа районы газетасы “Яңа юл”да эшли башлый. Әмма алты айдан Татарстан радиосына күчә. Радиода 39 елга якын эшли Мидхәт. Журналистика белән нык мавыгып киткәч, әдәби эшчәнлегенең арткы планга калуы борчый Мидхәтне. Гадәттә төннәрен иҗат итәргә туры килә аңа. Язмалары басыла тора. 1977 елда “Безнең замандаш” дигән очерклар циклы өчен Мидхәт Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. Аңа “Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә бирелә. “Васыять”, “Башаклар җырлый” дигән китаплары да җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршыланды.
 
М.Миншин сатира, юмор белән дә шөгыльләнә. Аның күп кенә хикәяләре “Чаян”да басыла. Аның иҗаты элеккеге СССРның барлык союздаш республикаларындагы сатирик һәм юмористик журналларда да урын ала. Союзның үзәк басмаларында, шул исәптән “Правда” газетасында да басыла Мидхәт. Кытайда да аның өч китабы дөнья күрә. Миншин йөзгә якын җыр авторы да.
 
Дәүләтчелегебезне ныгыту, туган телебезне үстерү буенча 1990 елларда демократия җилләре исә башлагач, М.Миншин радиодан “Борчылулар һәм өметләр” дигән тапшырулар циклы алып бара башлады. Автор кыюлыгы, алга карап эш итүе белән тыңлаучыларының ихтирамын казанды. Гомумән ил, халык язмышы Миншинның бу чир иҗатының төп юнәлешен тәшкил итте.
 
Бу катлаулы чорда Татарстан радиосында баш мөхәррир булып эшләү, әлбәттә, Мидхәт Миншинга гаҗәеп зур җаваплылык йөкләгәндер. Чөнки бурычларның гаять катлаулы булуын халыкка яхшылап аңлатырга кирәк иде. Мидәт үзе дә якты киләчәгебезгә ышанып яшәде.
 
1999-2001 елларда халкыбызның милли җанлы улы Татарстан Юстиция министрлыгының әйдәүче белгече буларак хезмәт куйды. 2002 елдан гомеренең ахырына кадәр министрлык чыгара торган “Хокук һәм хәят” журналының баш мөхәррире булды.
 
Без сагынабыз сине, Мидхәт. Бу талантлы шәхеснең сайланма әсәрләрен чыгарырга да вакыт җитте кебек. Әгәр республиканың Журналистлар һәм Язучылар берлекләре бергәләп тотынсалар, андый басманы якын арада, һичшиксез, әзерли алырлар иде. Рамазан Кәбиров Балык Бистәсе район үзәгендәге урамнарның берсенә Мидхәт Миншин исемен бирү зарурлыгын күтәрә. Аның “Мидхәт Миншин мөнбәре” дигән мәкаләсендә шундый сүзләр бар: “Мин үзем хакимият алдында әлеге мәсьәләне берничә тапкыр кузгатсам да, сүз белән гамәл аерылган урында эшләр тәгәрәп бармый шул”. Балык Бистәсе районы хакимияте үзенең талантлы шәхесенең исемен мәңгеләштерү турында ныклап уйланса, мәсьәләне уңай хәл итсә, бу гаделлек булыр иде. Якын арада нәкъ шулай эшләнер дә дип уйлыйм. Шуңа ышанам.
 
 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»