|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2021 Сәясәт
"Иң катгый хөкем ителүгә лаек": Рөстәм Миңнеханов Алабугадагы гаугага карата үз сүзен әйттеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алабуга районы башлыгы һәм Алабуга мэры Рөстәм Нуриевның коронавирустан прививка ясатмаган пенсионерлар адресына әйткән сүзләрен һич ярамый торган гамәл, дип атады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президентының катгый реакциясе «район башлыгы чыгышыннан соң килеп чыкты, анда ул ветераннар адресына кимсетүле сүзләр әйтеп, әхлаксызлык күрсәткән», — диделәр матбугат хезмәтендә.
«Татарстанда ветераннар каһарманлыгына һәрвакыт рәхмәт белән карыйлар. Бу безнең изге бурычыбыз. Һәм без алар турында кайгыртуны һәм игътибарны алга таба да дәвам итәчәкбез. Алабуга районы башлыгы белдергән сүзләр дөрес эш түгел һәм ул иң катгый хөкем ителүгә лаек», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта ул республикада халыкка вакцинация узуның мөһимлеген аңлату буенча планлы эш алып барылуын билгеләп үтте, дип яза Татар-информ. Аның фикеренчә, бары тик шушы принципка гына таянырга кирәк. Башка ысуллар, бигрәк тә мондый төрдәге арттырып җибәрүләр кулланылмый, дип саный ТР Президенты.
«Алабуга районы җитәкчесенә тиешле бәя биреләчәк», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Татарстанның Алабуга районы башлыгы һәм Алабуга мэры Рөстәм Нуриев коронавирустан вакцинация узмаган пенсионерлар адресына кискен сүзләр әйткән иде. Соңрак ул үз сүзләре өчен гафу үтенде.
--- |
Иң күп укылган
|