|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2021 Бәйге
«Блогер.Татар» бәйгесендә катнашып өлгерергә бер атна вакыт калдыСезнең гаилә темасына эленгән постыгыз бармы? Алайса, өченче "Блогер.Татар" бәйгесендә катнашыгыз. Ул гаилә темасына багышлана. Сезнең гаиләдә кемнәр бар? Сезнең әти-әниегез нинди һөнәр ияләре? Яисә бүген инде үзегез әти-әни булып, балалар тәрбиялисезме? Сезнең өчен үрнәк гаилә нинди ул? Гаилә шәҗәрәсен төзегән булсагыз да, бу конкурс сезнең өчен. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. 10 җиңүченең һәркайсын 20 мең сум күләмендә бүләк көтә. Җиңү яулар өчен блогер булу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - кызыклы контент! Бәйгедә катнашырга өлгерү өчен бер атна вакыт калып бара. Постларыгызны 31 декабрьгә кадәр bloger.tatar@mail.ru адресына юллагыз. Бөтен шартлар Bloger.tatar сайтында.
12+
Фото: пиксабай
|
Иң күп укылган
|