|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2021 Криминал
Казан авиация заводыннан 10 очкыч югалган«Ростех» структурасы 165 млн сумга якын 10 махсус очкычның югалуы турында хәбәр иткән. Самолетлар Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясендә сакланган. Әмма хәзер биредә аларның эзләре дә калмаган. Моңарчы МВЕН компаниясенең А.Г. Ромашин исемендәге "Технология" Обнинск фәнни-җитештерү предприятиесе ("Ростех" ның бүлендек структурасы) әлеге Т-500 җиңел самолетларына заказ биргән. Аларның бәясе якынча 165 млн сум. Хәзер аларны эзләү буенча тикшерү бара. Бу хакта "Технологияләр" генераль директорының беренче урынбасары Алексей Будыкин хәбәр итте, дип хәбәр итә РБК.
"Ун самолетның тугызы бюджет һәм башка түләтүчеләр алдында МВЕНнан бурычларны түләтү буенча җыелма башкарма производство кысаларында кулга алынган", - дип сөйләгән Будыкин.
Суд приставлары карары буенча самолетлар Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясендә булырга тиеш иде. Компания самолетлар эзләү һәм җинаять эше ачу мәсьәләсен карау турында гариза биргән.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|