поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.12.2021 Язмыш

Каргыш төшә бугай ул

Җәмгыятьтә кешеләр бер-берсе белән аралашып, аңлашып яшиләр. Гаиләсендә татулык, эшендә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән, тыныч коллективта хезмәт куючы кеше бәхетле. Ләкин тормыш тигез-тыныч кына бармый шул, бик авыр хәлләр, канлы бәрелешләр дә булгалап куя. Ялгышу, нәфес, уйламыйча эш итү матур гаиләләрне туздыра, каргыш-рәнҗешләргә, чиксез үкенечкә китерә. Мисалга – ике гаиләдә булган хәлләр.

Совет чоры. Төрле типтагы ярлый-ябагай да илнең түренә менеп утыра торган чаклар. Мукшы Офинкинода көтү көтеп йөрүче Нафакны да колхоз рәисе итеп куялар. Гаиләдә авыр тормышны сөйрәп баручы Һәрбия апада 6 ир бала. Председатель булгач, Нафак өйгә сирәк кайта башлый. Кияүдән кайткан хатынга өйләнеп җибәрә. Аңардан: “Нафак агай, ни өчен гаиләңне ташлыйсың, еллар бик авыр бит?” – дип сорыйлар. “Алар белән эш алып барып булмый, бик культурасызлар”, – дип җавап бирә ул.
 
Тормыш дәвам итә. Һәрбия апа теге алты ир баланы акрын гына, бик авырлык белән үстереп, тормыш сукмагына чыгара. Нафакның да яңа бикәдән ике малае туа. Ләкин бу балалар гаиләгә бәхет китерми. Берсе машинага кысылып һәлак була. Икенчесе наркоманга әйләнеп, өендә үлә. Нафак агайның хатыны нык чирли башлый. Ирнең үзен паралич суга, шуннан озак тормый, үлеп китә.
 
Һәрбия апа изге, динле җан, үпкә саклап тормый, Нафак агай җеназасында таратырга тастымал, сөлгеләр җибәрә...
 
Икенче очрак шулай ук бик гыйбрәтле. Монысы 1994-96 елларда булган хәл. Гомер юлдашым Мөслим колхоз рәисе булып эшли иде.
 
Колхозга эшкә Авыл хуҗалыгы институтыннан ирле-хатынлы практикант кайта. Өч яшьлек кызлары да бар. Исемнәрен хәтерләмим, ирен Иван диик, хатыны Мария булсын. Яшь пар искиткеч тырышып эшли. Ирем Мөслим аларга яшәү өчен шартлар тудырырга тырышты: кирпечтән төзелгән, суы кергән, бәдрәфе дә өйдә булган өч бүлмәле яңа фатир бирде.
 
Иван гаҗәп булдыклы профессионал икәнен эше, үзен тотышы белән исбатлый. Ә хатыны Мария эшне шулай ире кебек белеп башкарса да, бер тискәре сыйфаты бар: эчәргә яратучан.
 
Беркөнне Иван фермага эшкә китә, ә Мария, чирлим дип, өйдә кала: салкын тидергән була. Бу көнне фермада эш ифрат кызу була, яшь үгезләрне печтерәләр. Иван эштән кайтса, Мария идәндә ыңгырашып ята, ботларында, кулларында кан, үзе үкси-үкси елый. Кечкенә кызчык ни булганын үзенчә аңлата башлый: әнине ике яктан кыстылар, мин сугам, кычкырам, тик мине төртеп очыралар... Мария азрак тынычлангач, түбәндәгеләр мәгълүм була. Бертуган ике ир Мариянең авызына аракы коялар, ул исергәч, икәүләп көчлиләр. Шкафтан Иванның яңа, затлы бүреген, яхшы күн ботинкасын урлап китәләр.
 
Телефоннар әле эшкә юньләп җигелмәгән иде. Кич белән Иван хатыны, кызы белән безгә килеп керде. Ирнең өстендә эш киемнәре. Теге караклар боларның әйбәт куртка, перчаткаларына кадәр урлап киткәннәр икән. Мөслим аларның эзләренә тиз төште, аңа кечкенә кызчык нык булышкан, бандитларның ни кыланганнарын бәйнә-бәйнә төшендергән. Бүрек, сапоги кебек затлы әйберләрне таба алмаганнар, караклар аларын акчалата кайтарган.
 
Иван: “Бу мәсхәрәдән соң мин монда кала алмыйм”, – дип, әрнеп елады да елады. “Мөслим Нургалиевич, миңа сездә эшләү бик ошаган иде. Эшлекле коллектив, безне барысы да дусларча, яхшы кабул иткәннәр иде”, – диде. Теге ике вәхшине әрнеп каргады: “Муеннары астына килеп бетсеннәр иде”, – дип, икесен дә нык дөмбәсләде. Алар Иван гаиләсенә шактый акча бирделәр һәм хәлне халыкка тулысынча ачмауны үтенделәр. Иван гаиләсенә бик матур характеристика язгач, азык-төлек, җылы киемнәр белән Чабаксарга озатырга вәгъдә иткәч, җинаятьчеләрне шартлы срок биреп, авылда калдырдылар.
 
Калсалар да, берсе сарайдан егылып төшеп үлде. Икенчесе, суга сикергәндә муены сынып, һәлак булды.
 
Халык болар барысы да – әрнүле вакыйгалар, җан авазы белән әйтелгән каргыш нәтиҗәләре дип бәяләде. Кискен адым ясаганчы сабырлык белән ныклап уйларга кирәк. Аллаһыдан һәм үз вөҗданыңнан киңәш сорарга кирәк. Йә, Ходаем, сабырлык бир!
 
Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА. Лениногорск районы,Сарабиккол авылы

Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»