поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.12.2021 Интернет

“Тик-ток”лы тормыш, яки Кемгә ха­җәт ул өч-дүрт сыер, сарык, бакча тулы бәрәңге

Кайчандыр төшкә дә кермәгән заман килде бит әле монда, җәмәгать! Интернетлы, ватсаплы, контактлы, инстаграмлы, телеграммлы, тик-токлы замана! Төймәле телефонымнан бик озак аерыла алмый йөрдем: нык ияләнеп, якын дустымдай күрә идем.

Тик шулай да балалар ай-ваема карамый, яңа телефон алып, “кирәкләрен” кертеп, парольләрен өйрәтеп, мине дә бу дөняга кертеп җибәрделәр. Ватсабы дисеңме, инстаграмы, тик-тогымы — һәркайсы үзен­чәлекле, кызык бер дөнья. Хәер, бу турыда иркенләп язып та тормыйм, чөнки бар халык белән шунда “очрашабыз”. Инстаграмның ни икәнлеген озак вакыт аң­ламый йөрдем: фото куялар да, фото куялар. Мәгъ­нәсен күрмим, бервакыт фото астындагы комментарийларны укый башласам, менә кайда икән ул имәндәге чикләвек! Хәзер инде фотога күз салам да, тизрәк укый башлыйм, артистларны карарга яратам, аларга язылган сүзләр шәп! Аның артистлары да, юри котыртып җибәрә халыкны, әнә, Илсөя Бәдретдинованы гына карагыз, хейтерларны, кырмыска оясына таяк тыккандай, котыртып бер җө­млә язуы була, тотына “Саи­мә­­ләр” ут чәчәргә!
 
Тик шулай да бүген бүтән нәрсә турында язасым ки­лә... Инстаграмда бер группа бар. 30 меңнән артык кеше язылган анда, ягъни, газета-журналлар тиражы белән чагыштырганда аудиториясе күпкә зур. Иң катлаулы гаилә мө­нә­сәбәт­ләре хакында сөйләшү урыны. Үземнең ге­нә дә 100гә якын “дустым” теркәлгән бу группада нинди мәсьә­ләләр күтә­релүен даими укып, танышып барам. Админга хат язган кеше­ләрнең хатлары аноним рәвештә басыла. Со­ңыннан шул хат авторына киңәшләр бирелә, укучы үз фикерен җиткерә, язылучылар фикере тәңгәл килмәү аркасында үзара төрт­мә­ле-чәнечкеле, хәтта шә­хескә кагылган сүзләр белән әрләш-талашка да барып җитәләр! Бу төркемне 2019 елның 20 февралендә оештырганнар. 
 
Нинди темалар күтә­релә? Гаилә мөнәсәббәтләре: ирем акчаны аз эшли, саран, читкә йөри, интим тормыш, дустым белән сүзгә килдек, укытучылар һәм тәрбиячеләр начар һ.б.
 
Шулай да күпчелек иң яраткан тема — начар каенаналар белән яхшы киленнәр темасы бугай. Үзем дә каенана һәм үзем дә килен буларак әйтә алам, бу — мәңгелек тема. Хәер, әлеге төркемдә каенаналар белән рәттән, әниләрне дә тетә яшь ханымнар. Атна саен авылга кайтырга, эшләргә, киткәндә күчтәнәч алып ки­тәргә мәҗбүр итә­ләр яшьләрне! Сатып алсаң, ар­занрак диләр! “Кемгә ха­җәт ул өч-дүрт сыер, сарык, бакча тулы бәрәңге?!” — дип тә җиф­фәрә­ләр әле! Атна ахырында ял итәсе, берәр җирдә кү­ңел ачасы килә дип зарлана алар. Ни дип әйтим инде, Ахырзаман алдыннан бала анага-атага баш булыр диләр, шул вакыт киләдер, мөгаен. Югыйсә, кем күргән, кем ишеткән үз газиз балаң бар дөньяга үз исеменнән үз анасыннан зарланып ятканын?! Дөрес, олырак апалар акыл өйрәтергә тырышып карый төркем­дә, тик яшьләр каты, яман каты “тешлиләр”. Ипотека, кредит түлисе бар диләр, акча җитми диләр. Тик зу-ур сәүдә үзәкләрендә гү­ләйт итеп йөрер өчен дә акча кирәктер бит, җаныйларым? Атна ахырында авылга кайтып, күмәк эшләп, мунча кереп, бә­леш-шаш­лык ашап китү дә ялдыр бит ул? Дөрес, авылда эш бетми, тик үләрлек эш тә юк бит хәзер. Аңламыйм, үзгәрде дөнья.
 
Укучылар арасында ирләреннән зарланучы хатыннар да хәйран күп: мине ярат­мый, назламый, бала бе­лән шөгыльләнми, аерылыйм микән? Әллә кычкырып көләргә, әллә акырып еларга инде, белмим. Соң, җаныйларым, бала ятим итеп, атлаган саен аерылыша башласагыз, кайдан табып бетерерсез ир? И-и, шул сорау чыгуга, сердәшчеләр тотына киңәш бирергә: “тибеп чыгар, йолкып ат, кайтып кит, менә мин үлмим, рәхәтләнеп ялгыз яшәп ятам!” Ничек рәхәтләнеп яши икән соң ул ялгыз ике-өч бала үстерүче хатын? Безнең йортта бер хатынны ире ике баласы белән калдырып китте, акыллы, тәртипле хатынны. Иртән юллар чистартылмый, ә эшкә барырга кирәк, тездән кар ерып, ике малаен чанага утыртып тартып киткән шул хатын артыннан кызганып, елап карап кала идем. Ятим ике малай... Исән әтиләре була торып! Шулмы рәхәт яшәү? Яшьләргә төпле киңәш бирүчеләр дә бар әлбәттә, әмма аларны оста киңәшчеләр баса-а-а...
 
Бик кирәкле төркем. Шунда утыручы, фикерен язучы апаларга газета аша әйтәсе сүзем бар: кирәксез ки­ңәшләр бирмәгез әле, тәҗрибәле апалар! Вакытында юлыбызга акыллы кешеләр чыгып, төпле киңәш бирмәсәләр, безнең дә гаиләләрнең таркалуы ихтимал иде. Әни­ләр, каенаналар белән мө­нәсәбәтне дә бу төркемдә рәтләп булмас, укы­тучы-тәрбиячеләр дә фәрештәгә әйләнеп, сезнең балагызга мөкиббән китмәсләр, проблеманы илгә-көнгә чәчеп хәл итеп булмый. Аны чишәр өчен өстәл артына утырып, матур итеп киңәш­ләшергә кирәк.
 
Интернет бик кызык нәрсә булып чыкты, элек туйларны капка төбенә барып карый идек, хәзер инстаграмнан, контакттан... Элек бәби чәенә барсак, хәзер фото-видеоны тикшерәбез, болар кыз көтәме икән, әллә малаймы дип, шар эченнән зәңгәр, йә ал төстәге шар чыкканын көтеп торабыз. Нинди машина ал­ганнар, төшке ашка нәрсә пешергәннәр, кемнең малае армиядән кайткан, кем кызы укуын бетергән — барын да белә­без... инстаграмнан. Ә капка келәсе кеше кулын көтеп атна-айлар буе су­ыктан интегә... Бу җәһәттән блогерларга тәкъдим белән чыкмакчы идем әле: әйдәгез, кем кунакка күбрәк бара, туганнарны күбрәк җыя... Их, шулар хакында видеоязмалар эшләгезче дияргә иде исәбем, туктап калдым: вирус искә төште! Бик кайтасы килсә дә, кайтып булмый икән шул әле кунакка... Якын килә­чәктә насыйп итсен иде инде.
 
 

Венера ХӨСӘЕНОВА, Питрәч
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»