|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2021 Шоу-бизнес
Замирә Рәҗәпова: «Макс мине сагалап йөри, өйдәме-юкмы икәнемне тикшереп китә!»Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова тормышында моннан 10 ел элек булган кызыклы хатирә белән бүлешә. Болай дип уртаклаша ул: «Макс белән очрашып йөргән вакыт. Фатирда ремонт ясап бетереп, челтәр тегүчене чакырдым. Тәрәзә үлчәмнәрен алырга килделәр. Ул көнне Макс та бездә иде. Алар безне ирле-хатынлы дип уйлаган.
Бер ай чамасы вакыт узгач, челтәрләр әзер булгач, эләргә алып килделәр. Ә шул вакытта без Макс белән чираттагы миллион да бишенче тапкыр үпкәләштек тә, «мәңгегә» дип, борылып та карамыйм, сәлам дә бирмим дип, аерылган идек. Өч көн шулай ялгыз булып йөргән көннәр иде ул (гадәттә, күп дигәндә бер атнага шулай түзә идек). Килде бит инде челтәр элүчеләр. Айгөл исемле кыз ире Виталий белән ишектән керделәр, ә ишекне ябып бетермәгәннәр. «Айгөл, ишекне ник ачык калдырдың, тагын керәсе кеше бармы әллә?» — дим. «Анда, подъездга ирегез кереп калды, шуңа япмадым», — ди.
Ә-ә-ә, тотылды бит инде бу! Димәк, бу мине сагалап йөри, өйдәме-юкмы икәнемне тикшереп китә! …Хәзер сөйлим дә, нигә мине подъезд төбендә сагалып йөрдең соң, дим. Макс көлә: «Почему это «сагалап», мин кич гулять итәргә чыккан идем, где хотел — там и гулял», — ди».
--- |
Иң күп укылган
|