|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2021 Шоу-бизнес
Зәйнәп Фәрхетдинова: "Авыл сарыгы" дигәнне гомер онытасым юк!Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең яшьлек елларын искә ала. Баксаң, җырчының кечкенәдән үк, күп кенә авыл балаларыныкы кебек, шәhәрдә, таш йортта яшәү теләге зур булган. Зәйнәб ханым болай дип уртаклаша: «Аллага шөкер, чынга ашты: укырга кереп, шәһәрдә тулай торакта яши башладым.
Иркенгә чыктым… Үземә-үзем хуҗа, янәсе… Мин теләгәнчә таш йорт!.. Дөрес, авылдан килгән кызларга, ягъни минем кебек иреккә чыкканнарга күпне күрергә туры килде. Такташ районының «блатной» хулиганнары тулай торакка килеп, бүлмә саен кереп, үзләре әйтмешли, «авыл сарыкларын» эзләп йөриләр иде. Шундый чор иде бу!
Укырга кергәч кенә, «кулёкның» тулай торагы «проходной двор» икәнен аңладым. Без — берничә кыз бергә, шул егетләрдән курыкмыйча, аларга бик каты тора идек, нык булдык. Урыс әйтмешли, ел буе «держали линию фронта». Бер егет белән дә сөйләшмичә, акаеп карап, качып йөрергә туры килде… Ә соңрак без ничектер үз кешеләргә әйләндек.
Эчмәдек, тартмадык, булдыра алганча матур, пөхтә итеп киенергә тырыштык. Кешенең тормышта омтылыш, максаты булырга тиеш. Ул максат булды, Аллага шөкер. Иң мөһиме - ниндидер сәбәпләр аркасында юлыңнан тайпылсаң да, барыбер үзеңне эзлә икән.
…Җәйге каникулдан соң икенче елга укырга килгәч, аудиториядә бер егет пәйдә булды. Аның исеме Минзөфәр Билалов иде! Менә шуннан соң озак та үтмәде, аның белән танышкач, максат та, планнар да үзгәреп куймасынмы! Монысы инде тарихның бүтән өлеше…» — ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|