|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2021 Җәмгыять
Зимфира Гыйльметдинова күптән түгел коронавирус белән авырган булганЖурналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова вафат булган, дип хәбәр иттек. Зимфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб сәбәпле кисәк вафат булган, диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»га.
Журналист сентябрь аенда Казан мэриясенең милли бүлеген җитәкләгән иде. «Ул килгәч, ничектер эшләве рәхәтрәк була башлады. Зимфира апаны „Сәхнә“ дә эшләгән чагыннан, күптәннән беләм, эш эзләвен әйтүгә, үземә чакырдым», диде Гүзәл Сәгыйтова.
Гүзәл Сәгыйтова аның журналистика, әдәбият өлкәсе өчен бик кадерле, хөрмәтле кеше булуын, уртак планнары күп булуын әйтте. «Кызганыч, ике генә ай гына эшләп калдык», — диде ул.
Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова 1967 елның 13 мартында Теләче районында туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. 2002-2014 елларда "Сәхнә" журналында, 2014 елдан Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтендә эшләде. 2021 елның сентябреннән - Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе иде.
--- |
Иң күп укылган
|