|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2021 Мәдәният
Тукай музеенда Казанның яшь рәссамнары күргәзмәсе узачак16 декабрьдә 15 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Сүздән образга» дигән күргәзмә ачыла. Анда Казанның 7 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларының һәм укучыларның иҗаты тәкъдим ителәчәк. Эшләр Тукай, әсәрләре, татар әдәбияты һәм сәнгате буенча эшләнгән. «Сүздән образга» – Тукай музееның һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең беренче уртак проекты. Ул – Казанның иң яшь сәнгать мәктәбе. Анда Татарстанның традицион милли сәнгатен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Күргәзмәнең исеме-рәссам иҗатында рухи кыйммәтләрнең чагылышы символы.
--- |
Иң күп укылган
|