|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2021 Спорт
"Көрәшче келәмгә, үлсәм дә җиңәм, дип чыга"Пермь өлкәсенең Уинское районы Салават авылында туып-үскән Рашит Әхмәтов кечкенәдән көрәшә. Милли көрәшкә этәргечне аңа бу спортта танылу алган абыйсы бирә. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең танылган көрәшче булып үсүе соклану уята. — Пермь өлкәсендә милли көрәшне бик чәчәк ата дип булмый әле. Бу мәсьәләдә шактый көч куярга кирәк, — ди Рашит. — Шулай да, әкрен адымнар белән булса да, алга барабыз. Үзебезнең өлкәдә милли көрәшне үстерәсе килә. Гаиләм белән Пермьдә яшим. Әнием Румия һәм әтием Альфред авылда гомер итә. Алар пенсиядә. Туган авылым Салаватта күп дигәндә йөзләп кеше яши. Көрәш белән 10 яшемдә мәктәп спортзалында шөгыльләнә башладым. Миңа туганнан туган абыем Вячеслав Минеев үрнәк булды. Ул — Россия чемпионаты призын алты тапкыр откан көрәшче. — Беренче ярышка чыккан вакытларың ничегрәк истә калды, Рашит?
— Беренче тренерым — Юныс Мәгәсумов, икенчесе — Рафил Ислаев. Алар мине ныклап әзерләде. Тәүге тапкыр мәктәп кысаларында көрәш буенча уздырылган чемпионатны откан идем. Ул чакта дивар сәгате бүләк иттеләр. Хәзер, кызганыч, андый ярышлар үткәрелми. Беренче җиңүем яхшы этәргеч бирде, тора-бара район, бераз соңрак өлкә буенча уздырылган чемпионатларны оттым. Үземнән 2-3 яшькә өлкәнрәк көрәшчеләрне җиңдем. Әмма, яшем җитмәү аркасында, ул чакта Россия күләмендәге ярышларга юл ябык иде. Еш кына үземнән авыррак көндәшләр белән бил алышырга туры килә. Шуңа җилкәгә салган тәкәләрем 10-15 кенә. Нигездә, Пермь өлкәсе территориясендә бил алышам. Берничә тапкыр Свердловск өлкәсендә көрәштем.
— Хәзер син көрәшче генә түгел, хөкемдар да икән.
— Пермь өлкәсе буенча көрәш федерациясе президиумы әгъзасы булып торам. Хөкемдар буларак кайчак Сабантуйларда көрәшне үзем оештырам, төрле турнирлар үткәртәм.
— Ярышлар җәрәхәтләрсез генә узмагандыр?
— Аллага шөкер, келәмнән озак вакытка читләшеп торырлык зур җәрәхәтләр алганым юк. Ул очракта 31 яшемә хәтле көрәшү мөмкин дә булмас иде. Өч тапкыр кул сыну, борын яки ирен җимерелү, мускул тартылу һ.б. — болары инде саналмый.
— Яшь буынга көрәш буенча мөмкинлекләр тудырыламы?
— Авылларда эшләүче тренерлар хисабына, бездә балалар спорты, милли көрәш бар. Тик мәктәпне тәмамлагач, күбесе келәмдә башлаган юлын дәвам итми. Пермьдә спорт түгәрәге ачу турында күп еллар хыялланам. Бу шәһәр — өлкәнең үзәге, мәктәптән соң күпләр укырга бирегә килә. Кайберләре көрәшүен монда бик теләп дәвам итәр иде. Ләкин шөгыльләнер урыннар юк. Пермь өлкәсендә татар һәм башкортлар күп. Аларга, башка милләт кешеләренә дә милли көрәш кызык дип уйлыйм. Шуңа ничек тә спортның бу төрен үстерәсе иде.
— Төп эшең нәрсә белән бәйле?
— Йөк ташу белән мәшгульмен.
— Гаиләң турында да сөйләшик әле.
— Хатыным белән ике бала үстерәбез. Улыбызга 11 яшь. Футболга йөри. Быел беренче тапкыр көрәш буенча келәмгә чыкты, төбәкара ярышларда 3 нче урынны алды. Кызыбызга 4 яшь.
— Алайса, гаиләгездә тагын бер көрәшче үсә?
— Улыбызга футбол күбрәк ошый. Бар кешегә дә көрәшче сыйфатлары бирелми, бу холыкта ук чагылырга тиеш. Көрәшче келәмгә, үлсәм дә җиңәм, дип чыга.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|