|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2021 Криминал
14 яшьлек кызларын 3 миллионга таныш булмаган иргә кияүгә сатканнарКытайның Нинся-Хуэй районы Чжуннин өязендә полицейскийлар 14 яшьлек кызның туен өзгән. Үсмер кызның ата-аналары аны 40 мең доллар бирнәгә (2,9 миллион сум) таныш булмаган иргә сатуда гаепләнә. Кыз бала туй вакытында полиция чакырткан һәм аның ризалыгыннан башка кияүгә чыгарга мәҗбүр итәләр дип хәбәр иткән. Полиция һәм башка дәүләт структуралары хезмәткәрләре Ли фамилияле кияү йортына ашыккан һәм тантананы туктаткан.
Бирнә акчаларына кызларына алтын бизәнгечләр сатып алып өлгергән ата-ана бирнәне кияү гаиләсенә кайтарган. Кызны ата-анасына кайтарганнар. Полиция аларның кем икәнлекләрен фаш итми. Вакыйга турында юстиция министрлыгы хәбәр итә. WeChat платформасында дөнья күргән постта туйны үзгән полиция хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре язганнар. Әмма пост астындагы каршылыклы комментарийлар аркасында аны күп тә үтми җуйганнар.
Кытай законнары ата-аналарга яисә опекуннарга балигъ булмаган балаларны көчләп өйләндерүне (кияүгә бирүне, ярәштерүне ) тыя. Кытайда ир-егетләргә – 22, хатын-кызларга 20 яшьтән никахлашырга рөхсәт ителә. Әмма... бу законны тыйган очракта бернинди җәза да каралмаган.
Кытайда иртә никахлар гадәти хәл булган. Авыл җирендә алар кайчагында әле дә очрый. Әмма бу вакыйга шәһәр халкының ачуын кабарткан. Алар сатылган кыз баланың ата-анасын тәнкыйтьләп чыккан.
Фото:apnews.com.ua
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|