поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.12.2021 Җәмгыять

“Билал” исемле дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмы беренче тапкыр татар телендә күрсәтеләчәк

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап, “Хозур ТВ” телеканалы эфирга чыгару өчен “Билал” исемле дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмын татарчага тәрҗемә итте. Бу уңайдан әлеге яңа медиапроект журналистлар өчен тәкъдим ителде.

Аларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие урынбасары, нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Әхтәм улы Хәмидуллин, “Хозур ТВ” телеканалының баш редакторы Исмәгыйль Гыйндуллин, шулай ук тавышландыручы актерлар җавап бирде.

Очрашуда әлеге фильм рухи кыйммәтләрне, әдәп-әхлакны алга сөрүен, документаль фактларга нигезләнүен, теләсә кайсы татар баласы аңлый алырлык гади, йөгерек телдә эшләнүен, анимация дөньясында бик зур урын тотуын, фильмны татар телендә әзерләү һәм тавышландыру буенча тәрҗемәче һәм актерларның күп хезмәт куюларын билгеләп үттеләр.

"Билал" – Пәйгамбәрнеңﷺ танылган сәхәбәсе Билал ибн Рабахның (радыйаллаху ганху) тәрҗемәи хәле турында сөйләүче тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимацион фильм. Мультфильм дөньяның 11 теленә тәрҗемә ителгән инде, хәзер ул «Хозур ТВ» телеканалы тамашачылары өчен татар телендә дә «сөйләшәчәк».

Фильмны тавышландыруда танылган татар артистлары һәм театр актерлары: Данияр (Әбри) Хәбриев, Резедә Сәлахова, Илдар Кыямов, Зөлфәт Зиннуров, Алмаз Сабирҗанов, шулай ук мәктәп укучысы Аслан Миргаязов катнашты. Бу составта алар мультфильмның 14 персонажы өчен 16 төрле тавыш яздырган. Билал картинада Әбри Хәбриев һәм Аслан Миргаязов тавышы белән сөйләшә.

Тәрҗемәчеләр, редакторлар, тавыш режиссерлары һәм дублерларның иҗат командасы алдында сценарийны төрле тел үзенчәлекләрен – фонема, морфема, лексик, синтаксик һәм лингвистик үзенчәлекләрне исәпкә алып тәрҗемә итү бурычы торды. Аларга һәр персонажның сөйләмен татар сөйләменә якынлаштырырга һәм экранда геройларның әйткән сүзләрен авыз ачу рәвешләренә туры китерергә, аларның холкын сүз һәм тавыш ярдәмендә күрсәтергә, сөйләм билгеләнгән вакытка (тайминг) сыешырга һәм сюжетның асылын аудиториянең интеллект дәрәҗәсенә һәм яшенә яраклаштырырга туры килде. Дубляж 4 айда эшләнгән. Әлеге эшкә 15 белгеч җәлеп ителде.

Мультфильм сюжеты буенча, Билал исемле малай мәхәббәт тулы күркәм гаиләдә туган. Ул кечкенәдән үк искиткеч матур тавышы белән башкалардан аерылып торган һәм бөек сугышчы булырга хыялланган. Әмма көннәрдән бер көнне чит җирләрдән вәхши җайдаклар килеп, аларның авылын басып ала һәм апасы белән Билалны урлап китеп коллыкка сата. Шул рәвешле, Билалның бәхетле балачагы өзелә. Сабыйлар бөтенләй башка дөньяга килеп эләгә, комсызлык, явызлык, көчләүгә дучар була. Алга таба Билал куркыныч, мәрхәмәтсез дөньяда яшәргә мәҗбүр була, әмма бу аның рухын сындырмый. Әкренләп ул хыялын тормышка ашыруга таба бара һәм батыр йөрәкле, гадел сугышчы булып үсә. Гаҗәеп гүзәл, моңлы тавышы белән ул Ислам һәм дөнья тарихына җәмәгать намазына чакырган беренче мөәззин буларак кереп кара.

“Билал” картинасы BroadcastPRO Middle East премиясендә иң яхшы инновацион мультфильм булып танылган. Кинематографның иң зур базасы булган IMDb тарафыннан 2018 нче елның 10 иң шәп фильмнары рәтенә кертелгән. Мультфильм трейлерын YouTube’та 10 миллионнан артык кеше караган.

Татар телендәге «Билал» мультфильмы эфирга «Хозур ТВ» телеканалында 1 гыйнварда кышкы каникуллар вакытында чыгачак. Ул бөтен гаилә белән утырып карау өчен яхшы.

Бүгенге көндә “Хозур ТВ” телеканалы Россиянең 9 төбәгендә күрсәтә. Эфирга “Хозур ТВ” телеканалы үзе әзерләгән, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, кызыклы һәм балалар өчен программалар 200 дән артык программа чыгарыла. YouTube-тагы рәсми каналда язылучылар саны 1 миллионнан артып китте, контентны караучылар саны 170 миллионны тәшкил итә. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карагыз, App Store яки Google Play-да каналның мобиль кушымтасын йөкләп алыгыз.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»