поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.12.2021 Криминал

16 һәм 14 яшьлек укучы кызлар вәхшиләрчә пенсионерны үтергән

Хабаровск краеның Октябрьск авылында 16 һәм 14 яшьлек укучы кызлар вәхшиләрчә пенсионер ирне үтергән. Бу хакта кичә, 12 декабрьдә, билгеле булды. Ахирәтләр, ирнең фатирына кереп, 10 мең акчасын тартып алганнар, аны бик каты кыйнаганнар, фатирда булган бар нәрсәне ватып-җимереп беткәннәр. Ахырда пенсионер өстенә ишек куеп, аның өстендә сикергәннәр.

Соңрак кызлар тавышка чыккан күрше хатынга һөҗүм иткән.  Ул көч-хәл белән кызлардан кача һәм полициягә шалтырата.
 
Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләренә кызлар үтерү белән яный, алар фатирда газ ачабыз һәм күршеләрне үтерәбез дип куркытканнар. Кызларны кулга алганнар, әмма пенсионерн ирне коткара алмыйлар, ул дәваханәдә җан бирә.
 
60 яшьлек ирне үтерер алдыннан кызлар  олы яшьтәге бер хатын белән спиртлы эчемлекләр эчкән.
 
Кызларның танышлары сүзләренчә, ахирәтләргә ирдән даими килгән  сасы ис ошамаган, алар белән аралашучы дус хатынга өргән эте дә ачуларын китергән. Шулай ук  ирнең тәртипсез тормыш алып баруы  да җинаятьче кызларның ачуларына тигән – пенсионер гел генә эчеп-исереп йөргән. Әмма кызлар моңа кадәр бер дә агрессив булмаган, имеш.  Аларның ике начар  гадәте булган – тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллану.
 
Һәм менә соңгы “яңалык” – пенсионерны тукмап үтергән ахирәтләр шул рәвешле Tik-Tok-тагы аккаунтларын үстерергә теләгән. Бу хакта кызларның берсе белән укыган сыйныфташы Екатерина сөйләгән.
 
Екатерина кызлар җинаятьне күптән планлаштырган, ди. Ахирәтләрнең берсен ул “башы киткән”, ә икенчесен бер тапкыр гына күргән идем, ди.
 
Яшьтәшләре кайчандыр бер малайны кыйнаган чакта ул аларга ияреп аны типкәлгән. Екатерина кызда агрессия күп булуын, җитмәсә, ул эчкече әнисе белән яшәп,  аның  белән бергә алкоголь куллануын сөйли.
 
Екатерина сүзләренчә, кызлар бу җинаятьне Tik-Tok-та танылыр өчен кылган. Кызларның анда 100ләп подписчиклары бар. Гаепләнүчеләр социаль челтәрләрен актив алып барган, еш кына  төрле челленджларда катнашкан. 
 
Коточкыч хәлләр бит... Ниндидер бала чагалар  кешегә яшәргәме-юкмы икәнен хәл иткән, бер дә юкка  гаепсез кешене үтергәннәр, икенчедән, полиция хезмәткәрләренә үтерү белән янаганнар. Һәм ни өчен? Tik-Tok-та танылыр өчен? Менә хәзер төрмәдә танылырлар инде. Шөкер, икесе дә хөкем ителү яшендә.
Фото:РЕН ТВ каналыннан кадр

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 13.12.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»