поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.12.2010 Мәдәният

Яр Чаллы мэры Вәсил Шәйхразиев эшмәкәрләргә бурлакларны күрсәтте

Көзнең соңгы көнендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры тарихында беренче мәртәбә бары җитәкчеләр өчен генә спектакль уйналды. Шәһәр мэры Вәсил Шәйхразиев тәкъдиме белән бу көнне “Бурлак” драмасына билетлар ун бәясенә, ягъни гадәттәгечә 200 сумнан түгел, ә 2000 сумнан сатылдылар.

– Шәһәребез театрларына ярдәм итү максатыннан без менә шулай эшмәкәрләрне бергәләп җыеп спектакльләр карарга чакыра башладык. Әлбәттә, билет бәясен кыйбатсынучылар да бардыр, тик без шуны да аңларга тиеш, бу акчалар яңа спектакльләр иҗат итүгә юнәлдереләчәк, – дип ассызыклады Вәсил Шәйхразиев тамаша тәмамлангач сәхнәдә ясаган чыгышында.

 

Шунысын да искәртеп үтик, театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов тарафыннан куелган Мансур Гыйләҗевнең “Бурлак” драмасы быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъвачылар арасында бар иде. Кыскача эчтәлеге болай. Яшь эшмәкәр Габдулла сәүдә йорты ачу артыннан йөри һәм шәһәрнең иң бай сәүдәгәре Демьян Потапыч янына килә. Тегесе бәхәс тәкъдим итә: бурлаклар “Фиалка” баржасын Иделне боз каплаганчы Казанга кадәр тартып алып бара алсалар (урамда көз азагы), Габдулла театр төзергә тиеш, юк икән – сәүдә йорты. Гаяз исемле шишкарь җитәкчелегендәге бурлаклар эшкә алына...

 

Спектакльне сәхнәгә чыгаруда шәһәр хакимияте финанс ярдәме күрсәткән иде. Бу карарны кабул итү турында Вәсил Шәйхразиев болай диде:

 

– Пьесаны укып чыккач, минем аның тирән эчтәлегенә һәм масштабына исем китте. Мин бу драманы Яр Чаллы театрының кечкенә генә сәхнәсе шартларында ничек куеп була икән соң, дип аптыраган идем. Әмма бүген менә барыбыз да күрдек – нәтиҗәдә режиссерның, артистларыбызның, рәссамның, композиторның һәм бу спектакльне куюда үз өлешен керткән башка хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән шундый шәп сәхнә әсәре килеп чыккан ки, әйтерсең лә, “Бурлак” Яр Чаллы театрында кую өчен махсус язылган. Моның өчен минем театр коллективына безнең барыбыз исеменнән дә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

 

Мэр шулай ук театр бинасын реконструкциядән соң ачкан вакытта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Чаллы театры сәхнәсенең үзенчәлегенә игътибар иткәнен сөйләде. Чыннан да, биредә сәхнә тамашачыларга бик якын урнашканлыктан, зал да әллә ни зур булмаганлыктан артистларның уены бөтенләй башкача кабул ителә, син алар белән бергә әсәрнең геройлары белән янәшә яши башлаган кебек буласың.

 

– Спектакль күңелгә үтеп керә, геройларга берсүзсез ышанасың, алар өчен бөтен җаның-тәнең белән борчылып утырасың. Бу килүебез – беренчесе, тик соңгысы булмас, дип уйлыйм. Бүген Чаллы артистларының оста уеннарын, талантларын күреп киткән эшмәкәрләр бирегә башка спектакльләрне карарга без чакырмыйча да үзләре килерләр, ул гына да түгел, коллективларын җыеп алып килерләр, дип ышанасы килә, – диде Вәсил Шәйхразиев.

 

Фойеда кунаклар өчен фуршет әзерләнгән иде, шунлыктан тамашачылар кайтырга ашыкмады, чәй эчә-эчә озак кына спектакль турында бер-берсе белән фикер алыштылар. Ирекле микрофон янына килеп һәркем үз уйлары белән бүлешә ала иде. Тамашачыларның уртак фикерен “Биләр” фонды рәисе Альберт Абдуллин әйтеп бирде кебек:

 

– Минем бабамнан берәү сораган: “Абзый, син аракы эчәсеңме?” – дигән. Юк, дип җавап биргән бабай. “Тәмәке тартасыңмы?” Юк. “И-и-и, алайса син чын ир-ат түгел инде!” – дигән теге кеше. Бабам болай дип җавап биргән: “Ялгышасың, мин чын ир-ат, чөнки нужа чигеп, маңгай тирен эчеп, тормышның авыр элмәген тартып барам”, – дигән. Чын ир-ат кем ул һәм аның тормышта роле нинди? Чын ир-ат бервакытта да авырлыклар алдында туктап калмый, бөгелми, сыгылмый. Һәм тагын бер нәрсә аңладым мин бүген: без, татарлар, спектакльдәге бурлаклар кебек бер бәйдә, бергә булсак кына максатыбызга ирешә, җиңеп чыга алачакбыз. Һәм безнең дуслыкны ныгытуда, бердәмлегебезне арттыруда театр булышыр, ул безне үзенә тартып торучы бер көч, мәдәни үзәк булыр дип ышанам, – диде Альберт Абдуллин.

 

Исегезгә төшерәбез, соңгы дүрт елда Яр Чаллы татар дәүләт драма театры шәһәр хакимиятенең финанс ярдәме белән алты спектакль чыгарды: Галиәсгар Камалның «Банкрот» комедиясен, Равил Сабырның «Хәят» һәм «Абага алмасы ачы була» драмаларын, Георг Хугаевның «Минем каенанам» комедиясен, Зөләйха Минһаҗеваның «Бүген минем туган көнем» социаль драмасын һәм атап үтелгән Мансур Гыйләйевнең «Бурлак» драмасын.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»