|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2021 Җәмгыять
Ялларга бик нык суытаСиноптиклар бүген казанлыларга аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Көньяк-көнчыгыштан исүче уртача тизлектә җил көн дәвамында төньякка алышыначак. Башкалада һава температурасы көндез 3-5 градус нульдән түбән булачак, кичкә 9-11 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Тулаем алганда, урыны белән аз гына кар явачак, шул исәптән юеш, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан төньякка үзгәрүчән талгын җил.
Татарстанның көнбатыш районнарында 7-12 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|