поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.12.2021 Медицина

Терелгәч тә онытылмый: чәч коелу, төшенкелек, елыйсы килү

Диспансеризация мәсьәләсенә әлегә кадәр җитди карамаган кешеләр дә коронавируслы чорда моңа аерым игътибар бирер, мөгаен. Чирдән соң сәламәтлекне кайгырту тернәкләнү чылбырында мөһим урынны алып тора. COVID-19 инфекциясеннән соң тирәнтен диспансеризациянең әһәмияте турында белгечләр аңлатты.

Чәч коелу, төшенкелек, елыйсы килү. Әле бу – коронавирустан соң кала торган «күчтәнәч»ләрнең бер өлеше генә. Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Ольга Богданова сүзләренчә, чирләп терелгән кешеләр күп очракта менә шуннан зарлана.
 
– 2020 ел азагында элегрәк күзәтелмәгән мөрәҗәгатьләр белән килүче сырхаулар очрый башлады. 30 проценты чәч коелудан зарланды. Төрле психик тайпылышлар, барыннан да бигрәк төшенкелек өстенлек итә, кеше үзен ялгыз дип саный, даими рәвештә елыйсы килә. Моннан тыш буыннар сызлавыннан да зарландылар, – дип сөйләде белгеч. Араларында иң куркынычы – йөрәк һәм кан тамырларына бәйле үзгәрешләр икән.
 
Баш табиб сүзләренчә, коронавирус белән авырып алган өлкән яшьтәге кешеләрнең инфаркт һәм инсультка дучар булуы да ихтимал. Аныңча, коронавирус кичергән күпләр менә шушы сәбәпләр аркасында үләргә дә мөмкин. Моны кисәтү өчен тирәнтен диспансеризация кирәк тә.
 
Диспансеризацияне кемнәр узарга тиеш соң? Бу, иң элек, коронавирус кичерүчеләр һәм төрле чирләре булган кешеләр. Баш табиб әйтүенчә, диспансеризация вакытында кайбер терапевтлар сырхауларны психиатрга да җибәрергә мөмкин. «Менталь сәламәтлек турында да онытмау мөһим», – ди Ольга Богданова.
 
Марина Патяшина, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы:
 
– Татарстанда коронавируска каршы күмәк иммунитет күрсәткече 72 процентка җитте. 80 процентка да күп калмады. Моның өчен тагын 300 меңләп татарстанлы вакцина ясатырга тиеш. 9 декабрьгә караган мәгълүмат буенча, Татарстанда 2 165 389 кеше прививка кадаткан, шуларның 1 854 987се вакцинаның икенче компонентын алган. Шулай да 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцина ясату күрсәткече түбән. Коронавирустан үлүчеләрнең күп өлеше бу категориягә туры килә. Әлеге категориягә караган кешеләрнең бары тик 60 проценты гына вакцина ясаткан.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»