|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2021 Криминал
Полиция Казанда педофил йөри дигән хәбәрне тикшерәКазандагы полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул «Арт Сити» торак комплексы территориясендә 13 яшьлек кызына билгесез ир-ат бәйләнүен, кызга акча түләп интим тәкъдим иткәнлеген әйткән. Мондый мәгълүмат социаль челтәрләрдә дә барлыкка килде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре кызның әнисе гаризасы буенча тикшерү үткәрә.
Казанның Совет районында яшәүче бер хатын-кыз «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына йортта яшәүчеләрнең мессенджердагы чатында шуңа охшаш очрак турында мәгълүмат пәйда булуы хакында сөйләде. Район халкы сүзләренә караганда, ниндидер шикле ир-ат Космонавтлар урамында бер балага бәйләнгән. Чыннан да борчылыр өчен сәбәп бармы икәнлеген полиция хезмәткәрләре ачыклый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|