|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2021 Шоу-бизнес
"Бик кызык сәбәпләр аркасында": Фирдүс Тямаевның Уфадагы 5 көн рәттән куеласы концертларын өзгәннәр (ВИДЕОМӨРӘҖӘГАТЬ)Фирдүс Тямаевның Уфада 13 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр узарга тиеш булган концертлары өзелгән. Бу җырчы үзе хәбәр итә. Ул тамашачыларына видеомөрәҗәгать тә яздырган. «Кадерле тамашачым! Кызганчыка каршы Уфада 5 көн рәттән буласы концертларым өзелде! Бүген хат җибәрделәр - рөхсәт юк! Бик кызык сәбәпләр аркасында. Ярар әле Уфага килеп җиткәч әйтмәделәр, анысы өчен дә зур рәхмәт. Мин, беренчедән тамашачы каршында гафу үтенәм. Үземнең төркемемдәге егет-кызлар алдында гафу үтенәм. Инде апрельдәге концертларыбыз өзелгән иде, бу юлы да килеп булмады. Әмма кәефләрне төшермибез, дуслар. Планнар шундый — май яки июнь аенда Татарстан белән Башкортстан чигендә бушка концерт куячакмын. Дус булыйк, туганлашып яшик», — дип уртаклаша Татарстанның атказанган артисты.
--- |
Иң күп укылган
|