|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2021 Тарих
Аксубай укучылары Россиякүләм конкурста татар тарихын һәм борынгы Биләрне «яклый» (ВИДЕО)Аксубай районы укучылары Идел буе Болгар дәүләтенең иң зур һәм бай үзәкләренең берсе – борынгы Биләр шәһәре россиякүләм бәйгедә җиңеп чыксын өчен көрәшә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Татарстанның яшүсмер-активистлары әзерләгән проект “Смотри, это Россия!" Бөтенроссия мәктәп укучылары ясаган видеолар бәйгесендә катнаша. Конкурс үсеп килүче буынны Россиянең һәм аның халыкларының гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен конкурсантлар үз төбәгендәге легендалар: мифлар, риваятьләр, халык әкиятләре яки фольклор персонажлары турында сөйлиләр. Аксубай укучылары исә уникаль булган Биләр тарихи шәһәрлеге турында видеоклип төшергән. Конкурсның җиңүчесе lookitsrussia.ru сайтында 9 декабрьга кадәр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Биләр турындагы видеопрезентация җиңеп чыксын өчен тагын кимендә 1500 тавыш кирәк. Татарстанның патриот укучылары командасына https://lookitsrussia.ru/video/velikij-bilyar/ сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|