поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.12.2021 Мәдәният

Аулак өйдә ни булды?!

Моңарчы бер дә мәкалә язганым булмады. Ләкин “Ялкынлы яшьлек” ансамбле оештырган тамашаны күргәч, эмоцияләремне тыя алмадым, башта таныш-белешләремә, дусларыма сөйләдем, ә хәзер инде “Бердәмлек”кә дә язып, бөтен халыкка да шатлыгымны җиткерергә булдым.

20 ноябрьдә, балаларыбызны ияртеп, “Ялкынлы яшьлек” оештырган “Заманча аулак өй”гә юнәлдек. Залга керү белән күңелләребезне татар моңы биләп алды. Ә пәрдә ачылып киткәч, үзебезне чынлап та “аулак өй”дә кебек хис итә башладык. Декорацияләр бигрәк тә килешле: сәхнәнең бер өлешендә авыл өенең тышкы күренеше - алмагач бакчасы, куаклар, чәчәкләргә үрелгән койма һәм күпер. Икенче өлешендә өйнең эчке өлеше - ак пәрдәле тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата, стенага чигешләр эленгән, ак ашъяулык җәелгән өстәлдә самавыр, татар орнаментлары белән бизәлгән чәйнек, кәсәләр, ә сандык өстендә ак яулыклы әби йон эрләп утыра...
 
Бала чагыма кайткандай булып китте. Көянтә-чиләк белән чишмәдән су алып кайткан оныгына әби каршы килмәде, аулак өй җыярга рөхсәт итте. Менә инде дус кызлары, татар халык ашлары тутырылган тәлинкәләрен күтәреп, гармун моңына җырлый-җырлый, залның төрле почмакларыннан “аулак өй”гә килделәр. Егетләрнең хәйләсе дә бик кызык килеп чыкты: аулак өйгә керер өчен, бер егетне, “кунак кызы” итеп киендереп, кертеп җибәрделәр. Ә ул, кызлар биегән арада, ишекне ачты да егетләрне өйгә кертте.
 
Яшьләр җырлап-биеп, гармунда, гитарада уйнап, татар халык уеннарын оештырдылар: “Йөзек салу”, “Түбәтәй”, “Капка”... Һәрбер уен моңлы җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Шул арада егетләр-кызлар насыйп ярларын табыштылар, ә төп геройларның танышуы тамаша ахырында мәхәббәткә әверелде.
 
Ике бүлектән торган концерт күз ачып йомганчы узып киткәнен сизми дә калганбыз. Концерттан күңел күтәренкелеге көткән идем, әлбәттә. Ләкин бүгенге тамаша күпкә кызыклырак, күңелгә ятышлырак булды! Чын күңелдән рәхәтләнеп көлеп кинәндем, артистлардан, тамашачыдан искиткеч энергия алып, якты, яңа хисләргә баеп кайттым. Туганнар һәм авылдашлар арасында ял иткән кебек – күңелемә шифа иңде. Күптәнге танышларым – “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары да ниндидер яңа кырлары белән ачылдылар – романтика, милли төсмерләр, яшьлегебез чорына ишек ачып күрсәттеләр сыман.
 
Шундый зур хезмәт куйган артистларга чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Талантыгыз, яхшы кәефегез, уңай тәэсирләрегез белән бүлешкән өчен мең рәхмәт! Мондый тамашаларның кабатлануын көтеп калабыз!
 
 

Альмира АЛТЫНБАЕВА
Бердәмлек
№ --- | 08.12.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»