поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.12.2021 Җәмгыять

Галим Азат Әхмәдуллин вафат

Озак вакыт авырудан соң, филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат. Галимне Казанда җирләячәкләр.

Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында хезмәткәр-журналист (газета редакторы) гаиләсендә туган. Байлар Сабасы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Шекше авылы җидееллык мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.

1951— 1956 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлагач, бераз вакыт Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты бүлегендә — редактор, аннары, 1956—1958 елларда, Төмән өлкәсенең Тобол шәһәре педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты һәм өлкән укытучысы булып эшли. 1958—1961 елларда А. Әхмәдуллин — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспиранты. Аспирантураны тәмамлагач, ул ике елга якын Татарстан рдиокомитетында художестволы тапшырулар буенча баш редактор, аннары Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1964 елда «Фәтхи Бурнаш драматургиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1965 елдан ул шул ук институтта ьшльми секретарь, ә 1972 елдан 1981 елга кадәр институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары булып эшли. 1981 елның февраленнән А.Әхмәдуллин Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент.

Ул— 1961 елдан КПСС члены. А. Әхмәдуллин тәнкыйть әдәбиятына илленче елларның башларында килә. Аның беренче рецензия-мәкаләсе 1953 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Хәзер ул — йөз илледән артык мәкалә, рецензия һәм фәнни хезмәтләр авторы. Алар арасында «Фәтхи Бурнаш», «Ничек сурәтләргә сине, замандш?», «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш», «Татар драмасының офыклары (рус телендә) кебек татар драматургиясенең үткән тарихы һәм бүгенге җанлы үсеше процессына багышланган монографик хезмәтләр һәм күләмле җыентыклар бар.

А. Әхмәдуллин татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә драматургиясенең тарихын өйрәнү буенча җитди тикшеренү эшләре алып бара. Ф. Бурнаш турындагы монография, Г. Камал, Г. Коләхметов, К. Тинчурин, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт драматургиясен тикшерүгә багышланган күләмле мәкаләләр, «Татар совет театры. Очерклар» (1975), «Әдәбият баскычлары» (1976), урта мәктәпнең тугызынчы һәм унынчы класслары өчен әдәбият дәреслекләре кебек коллектив хезмәтләрдә соавтор булып катнашу — болар һәммәсе тәнкыйтьче-галим иҗатының мөһим бер өлешен тәшкил итә. А. Әхмәдуллин Язучылар союзының җәмәгать эшендә актив катнаша.

1974 елдан бирле ул — Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм идарә Президиумы члены, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге идарәсе председателе. Совет театр белеме һәм театр тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләре өчең 1982 елда аңа Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигәң мактаулы исем бирелде.

А. Әхмәдуллин— 1974 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»