поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
07.12.2021 Җәмгыять

Казанда мохтаҗлар өчен чираттагы бушлай туклану пункты ачылды

Бүген "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлангычы белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне бушлай ашату өчен “Приют человека” ачылды. Хәзер мондый социаль ашханәләрнең саны алтыга тулды. Шулай итеп, бүгенге көннән Татарстан башкаласында көн саен 1000-гә якын мохтаҗ кеше кайнар ризык һәм чәй белән тәэмин ителә.

“Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итү буенча пункт Дәрвишләр бистәсендә – Липатов урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашты. Ул 804нче км тимер юл тукталышы һәм Азык-төлек һәм йорт кирәк яраклары базары янәшәсендә. Әлеге ноктада һәр көнне 100-200 кешегә бушлай кайнар ризык биреләчәк.

Ачылыш тантанасы күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашында узды. Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, “Нәфис Косметикс” вәкиле Александр Шульгин, Алабуга епискобы Иннокентий (Васецкий Иван Степанович) чыгыш ясады.

Мөфти үзенең чыгышында игелек кылуның, яхшылык эшләүнең әһәмиятен билгеләп үтте, Коръәннән “Әлү Гыймран” (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 134нче аятьне китерде:

– Алар (тәкъвалык ияләре) муллыкта да, тарлыкта да (әмер ителгәнчә) сарыф итәләр, (җәзалау көченә ия булсалар да, үч алмыйча,) ачуларын тыялар һәм кешеләрне (аларның кимчелекләрен) гафу итәләр (менә шуңа аларны чиксез Җәннәтләр һәм бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр көтә). Аллаһ игелек кылучыларны сөя (һәм аларга күп итеп саваплар бирә).

Хәзрәт шулай ук “Әл-Инсән” (Кеше) сүрәсенең 9нчы аятен искә алды: “Без сезне Аллаһның Үзе өчен генә ашатабыз. Без сездән бер әҗер дә, бер рәхмәт тә көтмибез”.

Ашау-эчүгә мохтаҗ булучылар да, ярдәмнәрен бирергә әзер булучылар да бар. “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” җитәкчесе Азат Гайнетдиновтан Аллаһ разый булсын! – дип теләкләрен җиткерде мөфти хәзрәт.

Мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала. Мисал өчен, әлеге тәҗрибәне Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләре тормышка ашыра. “Зәкят” хәйрия фонды дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Борһан Шаһиди скверында йөзәр кешене, “Ярдәм” фонды эш көннәрендә йөзәр кешене ашата. Норлат мөхтәсибәте көн саен – 70, Чистай мөхтәсибәте 55 кешегә кайнар аш тарата.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»