поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.12.2021 Медицина

Чигенергә охшаган: Ковид турында соңгы яңалыклар

Республиканың ковид госпитальләрендә ятак урыннар санын киметә башлаганнар. Соңгы арада республикада коронавирус белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Министр моны коронавируска каршы кертелгән чикләүләр, чиргә каршы күпләп вакцина  ясату нәтиҗәсе дип бәяли. «Госпитальләрдә барлыгы 7 меңләп ятак урын әзерләнгән иде. Хәзерге вакытта шуларның 1 меңгә якыны сүтелде. Әле узган атнада гына барлыгы 500 урын бушады. Коронавирус белән авыручылар саны кими», – ди министр. Шулай да күкрәк киереп җиңел суларга иртәрәк әле, билгеле. Белгечләр ике атнада ковид белән бәйле вазгыятьне җентекләп күзәтергә җыена.
 
– Чикләүләрдән башка гына мондый күрсәткечләргә ирешеп булмый. Эпидемия чорында чикләүләр кертелү – гадәти күренеш. Ул шулай булган һәм булачак. Бу яңалык түгел. Әмма бездә моңа күпләр никтер тискәре карый. Вакцина ясатасы килмәгән кешене беркем дә мәҗбүр итми. Ул ирекле. Советлар Союзы вакытында ул яктан җиңелрәк иде, мондый каршылыклар килеп чыкмады. Вакцинация календаре буенча һәркем тыныч кына барып прививка ясатып кайта иде, – дип сөйләде Марат Садыйков матбугат очрашуында.
 
Министр 81 яшьлек әтисе белән 76 яшьлек апасының да коронавируска каршы прививка ясатканлыгын искәртте. Ул гына да түгел, ярты елдан Садыйковлар гаиләсе ревакцинация дә узарга өлгергән инде. «Башка юл юк. Вакцинага салкын карау аркасында кызамык чире кире әйләнеп кайтты. Аннан да яманрак чәчәк һәм чума авырулары да яңадан пәйда булса, бик кызганыч булачак. Үз вакытында алар да бик зур югалтулар белән, бик зур фаҗига рәвешендә узды», – ди министр. Табигатьтәге үзгәрешләр кебек үк, тарихтагы пандемияләр дә кабатланып тора. Йөз ел элек – 1920 елда испанка (грипп авыруы төре) котырган булса, 50 елдан – гонконг гриппы, 2020 елда коронавирус «һөҗүм» итте.
 
Министр сүзләренә караганда, Татарстанда вакцинага кытлык юк. Хәзерге вакытта республикада коронавируска каршы 600 мең доза вакцина бар, шуларның 80 процентын  «Спутник V» тәшкил итә. Алдагы өч айда Татарстанга ковидка каршы борынга сала торган назаль вакцина да кайтартылачак. Ул гамәлдәге вакциналарга алмашка түгел, аларга өстәлмә рәвешендә кулланылачак. Хәтерләсәгез, әле бу көннәрдә генә Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге башлыгы Александр Гинзбург, назаль вакцина – тулысынча зарарсыз, дигән белдерү белән чыгыш ясаган иде. Галим сүзләренә караганда, әлеге яңа төр вакцинаны кечкенә балалар да җиңел кичергән.
 
Назаль вакцинаны сынауда Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Ил башлыгы, прививка ясатып алты ай узгач, организмында антитәнчекләр  күләме кимүен, шуңа күрә ревакцинация ясарга карар кылуын белдергән. Президент сүзләренә караганда, табиб сыеклык урынына шприцка порошок җыйган, тирән итеп сулыш алуын сораган һәм чиратлаштырып борын эченә вакцина керткән. Соңыннан Путин 15 минут утырып торган һәм бу процедура тәмамланган.

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»