|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2021 Җәмгыять
“Документларны кайтар!” - Кәҗә дәүләт учреждениесеннән документларны эләктереп качканҺиндстанның Уттар-Прадеш штатындагы Канпур шәһәрендә бер кәҗә, дәүләт учреждениесенә кереп, документларны эләктереп алып чыгып китә. Вакыйганың видеосы да бар. Кәҗә җирле панчаят (Һиндстанда җирле үзидарә органы) офисындагы буш кабинетка кереп китә һәм 5 минуттан соң документларны эләктереп чыгып кача. Бина ишеге төбендә торган берничә хезмәткәр хайванны күреп кала. Берсе аны куа китә, икенчесе: “Документларны кайтар!” – дип кычкыра.
Социаль челтәрләрдә тиз арада вируслыга әйләнгән бу видеоязмада тешләренә кәгазьләр капкан кәҗәнең чабып китүе күренә. Үзидарә хезмәткәре аның артыннан куа. Ахырда түрәләр хайваннан документларны тартып ала, әмма аларның шактый өлешен кәҗә чәйнәп өлгергән була.
Үзидарә вәкиле урланган кәгазьләр арасында җитди документлар булмавын әйтә. “Кәҗә офис янәшәсендә урнашкан ашханә кәгазьләрен эләктереп качкан, рәсми документларга зыян килмәгән”, – ди ул.
Вәкил шуны да өсти, офис хезмәткәрләре эш урыннарында утырса, кәҗә, бер каршылыксыз бинага кереп, документларны эләктереп качмас иде.
Фото:newsae.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|