поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.12.2021 Сәясәт

Үзбәкстанның Аксак Тимергә һәйкәл кую тәкъдименә Самара татарлары каршы чыкты

Үзбәкстан хакимияте 600 ел элек Алтын Урда ханы Тохтамышны җиңгән легендар Аксак Тимерне ташта мәң-геләштерергә җыена, дигән хәбәр таралды. Кондырча җирлегендә һәйкәл булдыру һәм урнаштыруга конкурс үткәрергә ниятлиләр икән. Бу Министрлар кабинетының хәрби тарихны өйрәнү турындагы карары текстыннан күренә, диелгән иде Kun.uz сайтында урнаштырылган хәбәрдә.

Самара татарлары тарихчысы Шамил Галимов һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Алтын Урда дәүләте җирлегендә Аксак Ти-мергә һәйкәл куюны Гитлерга һәйкәл кую белән тиңләп, Самара губернаторы Дмитрий Азаров исеменә хат юлларга җыеналар. Хат тек-стын Шамил Галимов әзерләячәк.
 
«Хатны Самарадагы өч татар үзәге дә (Татар милли-мәдәни автономиясе, “Туган тел” һәм “Дуслык” оешмалары) имзалаячак. Самарада Аксак Тимергә һәйкәл кую дөрес булмас, ул безнең өчен Адольф Гитлер кебек. Аксак Тимер әсирләрне үтергән, балаларны тереләй күмдергән, Алтын Урда шәһәрләрен җимергән. Сәяси корректлыкның чиге булырга тиеш», - дип сөйләгән Шамил Галимов.
 
Аның фикеренчә, Кондырча елгасы янындагы сугышка багышланган һәйкәл кую дөресрәк булыр. «Аксак Тимернең Тохтамыш хан белән сугышуы татарлар өчен аяныч хәл. Совет чорында ук берничә галим — Мөхәммәтҗан Сәфәргалиев, Борис Греков, Александр Якубовский, Герман Федоров-Давыдов Алтын Урданың Аксак Тимер һөҗүменнән соң таркала башлавын күп яздылар», - ди Шамил Галимов.
 
Шамил Галимовның сүзләрен КФУ профессоры, Алтын Урда чорын тикшергән галим, борынгы татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегулов та хуплады. «Ул Урта Азиядә үзбәкләр өчен шактый эшләгән шәхес. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрен күтәрә. Ләкин Алтын Урда шәһәрләре җимерелүенең төп сәбәпчесе — Аксак Тимер һөҗүмнәре. Аның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмый. Аны канкойгыч һөҗүмнәрдә замандашлары да гаепләгән», — ди галим.
 
Профессор сүзләренчә, Аксак Тимер татар халкына, аның төп дәүләте — Алтын Урдага бик нык зыян китергән шәхес. «XIV йөзнең II яртысында яшәгән сукыр шагыйрь Әхмәт Үргәнчи дә Аксак Тимергә багышлап сатира жанрында шигырь яза. Ул шигырендә “кан эчүче”, “залим”, “гаделсез”, “кан агызучы”, “Аллаһы Тәгалә синең шушы явызлыкларың өчен тәмугка салыр, дөньяда безгә гаделлек, дуслык калыр”, дип яза», — диде Хатыйп Миңнегулов.
 
Урта Азия әмире Аксак Тимернең (1336 - 1405) иң мәшһүр сугышларының берсе — Кондырча елгасы янындагы сугыш. Бу сугыш 1391 елның 18 июнендә хәзерге Самара өлкәсенең Шенталы районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300 - 400 мең, Алтын Урда ханы Тохтамыш ягыннан 200 - 300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип тә атыйлар. Бу сугышта Аксак Тимер җиңә. Тохтамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар — хәзерге Үзбәкстан халыклары сугышкан, дип фаразларга була, ди Алтын Урда тарихын өйрәнүче галим Илнур Миргалиев.
“Татар-информ”

---
Бердәмлек
№ --- | 06.12.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»