поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.12.2021 Мәдәният

Илһам Шакировның баянчысы, администраторы Рафинат Сәлахов турында: 70 яшенә җитеп мәртәбәле исеме юк...

Өлкән, урта буын Рафинат Сәлаховны Илһам Шакировның баянчысы буларак белә. Музыка юнәлешендә белем алучы балалар, үсмерләр өчен ул — композитор. Минем өчен — курайчы. (Ике кызымны әлеге уен коралында уйнарга өйрәтте. — Р.Р.) Ә Рафинат абый үзен кем дип саный соң? Бүген ниләр белән шөгыльләнә?

— Рафинат абый, сүзне балачагыгыздан башлыйк: сез зыялы гаиләдә туган.

— Әтием Сәлахов Ясәви Сәлах улы 1918 елгы иде. Ул Казанда атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевтан гармунда уйнарга өйрәнгән. Туишев патша каршында уйнаган, бик атаклы гармунчы булган. Әти тальянда, хромкада өздереп, чын профессионалларча уйный иде. Шулай да иҗат юлыннан китмәгән, салым инспекторы, инженер вазыйфасын башкарган. Авылда беренче булып велосипед, мотоцикл алган ул. Саба районы Юлбат авылында туган, без дә шунда яшәдек.

Әти сугышта катнашып, чак кына исән калган. Сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Аз сүзле, кырысрак кеше булды. Минем атаклы җырчылар белән эшләвемне күреп, бик сөенә иде. Үзе әйтмәсә дә, сизә идем.
Әнием Сәлимә Габдрахман кызы Шляпина — Иж-Бубый авылыннан. Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, аны юллама белән Саба районына эшкә җибәрәләр. Шунда кияүгә чыгып, әти белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әнинең бабалары сәүдәгәр булган. Ерак сәфәрдән матур эшләпәләр киеп кайткан. Шляпин фамилиясе шуннан калган. Халык аларны: “Эшләпәнекеләр”, — дип йөргән.

— Илһам Шакиров труппасына ничек килдегез?
 
— Зөһрә Сәхәбиева, Венера Шәрипова, Флера Сөләйманова белән эшләдем. Бервакыт Илһам Шакиров төркеменә баянчы кирәк, диделәр. Бардым. Атаклы җырчы мине тыңлап карады. Шуннан өч баянчы — мин, Рамил Курамшин, Хәйдәр Сафин белән бергә мини-труппа оештырдык. Озак та тормады, Илһам абыйның әнисе вафат булды. Ул бу хәсрәтне бик авыр кичерде — төшенкелеккә бирелде, чәчләре агарды. Хәйдәр белән өч-дүрт тәүлек аның яныннан китмәдек. Ул-бу булмасын дип, гел саклап йөрдек...
 
— Илһам абыйны авыр кеше булган дип сөйлиләр.
 
— Унике ел бергә эшләдек. Холкы бераз катлаулы булса да, Илһам абый бик кешелекле иде. Һәрчак сүзен өздереп әйтте. Күп яшь җырчы, гармунчыларны, шул исәптән мине дә эшләргә, катлаулы хәлләрне ерып чыгарга өйрәтте. Безгә аның белән аралашу кызык иде.
40 яшендә Илһам абыйның 600 җыры тупланган иде. 44 яшендә яңа җырлар алмый башлады. Яшь композиторларның ритмын кабул итмәде. Яңа җырларны бик сайлап кына башкарды. Илһам абый, үз репертуарына кире кайта-кайта, күп җырны яңадан сәхнәгә күтәрде.
 
— Илһам Шакиров иҗатына багышланган өч китап чыгаргансыз. Димәк, ул сезгә нык ышанган?
 
— Ышана иде. Баянчысы булудан тыш, администраторы булып та эшләдем. Үзе исән чагында Илһам абый турында өч томлык чыгардык. Шуның өчен “Бәллүр каләм” иясе булдым. Ул китаплар өч телдә дөнья күрде. Вафатыннан соң дүртенче томны бастырдык. Илһам абыйның җырларыннан торган ике диск та эшләдем. Моның өчен чын күңелдән сөенәм, горурланам.
 
— 70 яшькә җитеп, мәртәбәле исемегез юк икән...
 
— Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары булдым. Ә дәүләт биргәне юк. Дөрес, 35 яшемдә үк, Илһам абый белән эшли башлаган чагымда, “Атказанган артист” исеме бирергә теләделәр. Тик баш тарттым. Миңа караганда тәҗрибәлерәк, олпатрак кешеләр исемсез йөри. Алар янында ничек шундый дәрәҗәле исем алырга кирәк?! Шулай да документлар җыярга куштылар әле. Кем белгән. (Көлә.)
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.12.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»