поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.12.2010 Матбугат

Үзебез хакында үзебез

“Халкым” газеты – яңа басма, безгә әле нибары 1,5 кенә яшь. Шуңа да карамастан, “Халкым” – вакыйгаларга, җәмгыять тормышына үз караш-фикере, үз кыйбласы, үз укучысы булган һәм аягында нык басып торган газета.

Кама аръягы газета-журналларга шактый бай булса да, биредә җәмгыяви-халыкчан характердагы ирекле басма юк иде әле. “Халкым” газетасы нәкъ шул ихтыяҗ тәэсирендә барлыкка килде. Зарлы, моңлы татар халкында күңел борчулары, көн күзенә чыгарга гаҗиз булган четерекле мәсьәләләр бихисап, ләбаса! Шулай итеп, 2009 елның 6 маенда, Яр Чаллы каласында, өр-яңа газета дөнья күрә башлый. Очраклылыкмы? Юк. Басманың оештыручысы һәм җитәкчесе Лилия Хәмидуллина өчен бу көннең үз сере, үз мәгънәсе бар. 

Журналист буларак үз һөнәри юлын Лилия “Якты юл” газетасында башлап җибәрә. Соңрак шактый газета-журналларда хезмәт куйса да, бар күңелен биреп, яратып эшләгән һәм журналист буларак чынлап торып ачылган урыны “Күңел” радиосы була аның. Шуңа күрә дә, газетаның тәүге саны “Радио журналистлары көне”ндә дөнья күрә. Лилия Фәрид кызы өчен бу адым – яраткан, җан тарткан хезмәтенә яңадан кайту буларак та үзенчәлекле. Гаилә тормышы, бәби табу кебек матур мәшәкатьләр, соңрак сәүдә эше белән мәшгуль булса да, күңел дигәнең үзенекен итә шул.

“Халкым” дөнья күрә башлагач, куркып-шөбһәләнеп кенә беренче адымнарын ясаганда, укучыларыбыз тарафыннан төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемдер хуплап, кемдер хурлап шалтыратты, үз фикер-тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый иде. Шулай, тамчыдан күл җыелып, укучыларыбыз караш-теләкләрен истә тотып, газетаның үз йөзе, үз сүзе барлыкка килде. Баштагы вакытларда, якын-тирә районнарга гына сүзебез барып җитсә, хәзер инде безне бөтен Татарстан укый ала.

Безнең сәхифәләрдә сәяси вакыйгаларга яңача кыю караш, “чәнечкеле” язмалар, яңалыклар, яралы язмышлар, фаҗигале һәм гыйбрәтле хәлләр, читтә яшәүче милләттәшләребез белән әңгәмәләр, дини һәм әдәби сәхифәләр, йолдызлар тормышыннан мәгълүматлар, укучыларыбыз хатлары, ТВ программа, аш-су рецептлары, сәламәтлек хакында киңәшләр, мәзәкләр һ.б. белән танышырга мөмкин. Без – күңел ачу өчен түгел, гыйбрәт алу һәм уйлану өчен укыла торган басма. “Халкым” халык өчен һәм халык турында дөресен яза. “Халкым” белән бергә бул!         

Язылу өчен индекс - 54145.

Белешмәләр өчен телефон: (88552) 59-90-84.

Безнең адрес: 423800, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү пр., 140, 217 офис.

e-mail: xalkim@yandex.ru 

 


---
Халкым
№ --- | 01.12.2010
Халкым печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»