поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.12.2021 Язмыш

"58 ел гомер итеп, икесе бер көнне вафат булдылар"

Алар кечкенәдән өйләнешергә вәгъдә бирешә һәм, 58 ел тигез гомер кичергәннән соң, икесе бер көнне вафат булалар. Сүзем Лаеш районы Иске Пристань бистәсендә гомер иткән Шәйдуллиннар гаиләсе турында. 83 яшьлек Хәсән абый белән 82 яшьлек Хәҗәр апаны туган яклары — Балык Бистәсе районы Таулар авылына уллары янына алып кайтып җирләгәннәр.

— Бу зәхмәт чирне алып килмик дип, күбрәк телефон аша хәлләрен белергә тырыштык, олы яшьтә булгач, аларны сакладык. Тик ковид өйдән чыкмыйча яшәгән кешеләрне дә эзләп таба икән. Хәсән абый белән Хәҗәр апа 11 октябрьдә 12 сәгать аерма белән бер-бер артлы вафат булдылар, бөтенебез өчен авыр хәл бу, әле дә тынычлана алмыйбыз, — дип сөйли туганнары Резеда Фазылова. — Хәсән абый — әтиемнең бертуган энесе. Ул заманда мәктәптә фронтовик балаларын бушлай ашатканнар. Ә яу кырында хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларын какканнар, кимсеткәннәр. 1980 елларда Хәсән абый архивларда утырып, әтисенең каберен эзләп тапты. Ленинград өлкәсендә әтисе җирләнгән туганнар каберлегенә туган авылыннан алып барган бер уч туфракны салып кайтты.
 
Хәсән абый Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төрле районнарда инженер, “Сельхозтехника” оешмасы җитәкчесе, соңыннан “Татсельхозтехника” оешмасында директор урынбасары булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Шәйдуллиннар Лаешта яши башлый. Авыл хуҗалыгы машиналары, чәчкечләр ремонтлау һәм җитештерү буенча үз эшләрен ачалар.
Гап-гади авыл малаеның авыл хуҗалыгы өлкәсендә ясаган ачышларына исең китәрлек. Шәйдуллиннар уйлап тапкан чәчкечләрне Татарстанда гына түгел, 15 чит төбәктә дә кулланалар. Ул бөтен төр культураны чәчәргә яраклы, минераль ашламалар керткәндә дә уңайлы. Бу чәчкечләрне республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан хөкүмәте дә хуплаган. Аларны күпләп җитештерү өчен акча да бүлеп биргән булган. Хәсән Шәйдуллин рационализаторлык, уйлап табу буенча СССР һәм Татарстан отличнигы, Мәскәү, Санкт-Петербургтан бирелгән патентлары да бар. Ул космос белән дә кызыксынган. Фәнни ачышлар турында язган китаплары җитәрлек.
 
Лаешта яшәсәләр дә, Шәйдуллиннар туган якларын онытмый. Таулар авылындагы юлларны төзекләндерү, зиратын койма белән әйләндереп алу, корбан чалдыру, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә обелиск куйдыру эшләрендә иганәче булалар. Аларны авылдашлары гадел, гади, барысына да үрнәк булырлык пар иде дип искә ала.
— Нәселебез өчен үрнәк иде алар. Туган-тумачаларыбыз күп. Хәсән абый барысын да барлап торды. Хәл белешмичә калган көне юк иде. Хәҗәр апа белән өч малай тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, ике уллары 40 яшьләре дә тулмыйча гүр иясе булды. Хәсән абый белән Хәҗәр апа уллары Раил канаты астында яшиләр иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Авыл халкы бу игелекле кешеләрне онытмый. Өчесен, җидесен зурлап уздырганнар. Таулар авылында, Лаешта мәчетләрдә Коръән ашлары үткәргәннәр. Аларның кылган гамәлләре, игелекләре үзләренә савап булып ирешсен. Хәсән абый, Хәҗәр апа, урыныгыз җәннәттә булсын!
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 03.12.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»