|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2021 Криминал
15 яшьлек кыз таксистка биш мең сумга гыйффәтлеген сатканУфада яшәүче 15 яшьлек укучы кыз социаль челтәрдә 5 мең сумга гыйффәтлеген сату турында белдерү урнаштырган. Шунда ук ул таксист булып эшләүче 34 яшьлек ир-егет белән танышкан. Кыз таксист белән "Президент-отель" тукталышында очрашкан. Әлеге очрашудан соң бу пар тагын берничә тапкыр очрашкан. Шулай итеп, кыз 15 мең сум акча эшләп өлгергән. Әлеге бәйләнешне кызның әнисе белеп калган. Нәтиҗәдә, таксистка хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Сөйләшү вакытында ир-егет аларга шушы кызга өйләнергә теләвен белдергән.
Шуңа да карамастан, иргә карата җинаять эше кузгаткан, хәзер аңа шәһәрдән читкә чыгу тыелган.
Фото: социаль челтәрдән.
--- |
Иң күп укылган
|