поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.12.2021 Милләт

Марат Әхмәтов: Президентыбыз гел татарча сөйләшсә, ярты республика татарчага күчә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар теле кулланылышы даирәсен арттыру турында фикерләре белән уртаклашты.

«Мин гомер буе җитештерү тармагында хезмәт иткән җитәкче, тел язмышы турындагы мәсьәлә төшемә дә керми иде. Комиссияне җитәкли башлагач, күп эзләндем, йөзләгән очрашулар үткәрдем. Мин аны уены-чыны белән дә әйткәнем бар: Татарстан Президенты гел татарча гына сөйләшә башласа, ким дигәндә, ярты республика татарча сөйләшер иде. Шуңа күрә без дәүләт җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр өчен татар телен өйрәнү курсларын оештырдык», — диде Марат Әхмәтов 12 нче гимназиядә очрашуда.

Аның фикеренчә, рухи ихтыяҗны тудыру чаралары битараф кешене уятып җибәрергә, тел сагында эшләүчеләрнең күңелен үстерү өчен кирәк. «Татар теленә каршы булучылар белән эшләүнең кирәге дә юктыр. Әгәр шул фикер ияләрен үзебезнең якка бора алсак, нәтиҗәсе булачак», — диде ул.

«Шәһәр җитәкчелеге, мәгариф идарәсенә дә мөрәҗәгатем бар. Балалар бакчасы, мәктәп-гимназиянең җитәкчесе татар җанлы булса, теләгән нәтиҗәгә күбрәк ирешеп була. Барысы да җитәкчесенең татар җанлы булуыннан тора. Берничә бакчада, мәктәптә булырга туры килде, сөенеп куйдым. Читтән карап торганда тел бетә дип сөйләшүче күп, эчке тормышка да игътибар итү яхшы», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов республикада рухи ихтыяҗның соңгы 15 елда кими баруын да әйтте. «Казанга татар теле кирәкми дип әйтә алмыйм. Бу мәсьәләдә комиссиянең нәтиҗәле эше бар, алга таба да проектлар белән сөендерерсез дип уйлыйм», — диде ул.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән бу активлык тукталып калмасын, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк чаралар булырга тиеш. Моны уртак бурычыбыз дип саныйм. Казан шәһәре мэриясе тел язмышына стратегик яктан зур йогынты ясый. Без тәкъдим иткән һәр проектны Рөстәм Нургалиевич хуплады», — дип яза "Татар-Информ" МА.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»