поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.11.2021 Сәясәт

Наина Ельцина ничә сум пенсия ала?

Өйдә хуҗабикәдән кала йортны тәртипләп торучы өч хатын-кыз, завхоз, аш-су өендә эшләүче, дүрт каравылчы, табиб, бакчачы һәм ике ишегалды себерүче бар. Наина Ельцинага 89 яшь. Хәзер ул ире калдырган музей-йортта яши һәм пенсия ала.

Интернет киңлекләрендә Россиянең беренче Президентының тол хатынының 200 мең сумга якын күләмендә пенсия алуы шаккатырган иде. Шунысы кызык, моңа аның хезмәт стажы моңа берничек тә йогынты ясамаган. Наина Иосифовна «Водоканалпроект»та 25 елдан артык хезмәт иткән һәм 55 яшенә кадәр пенсиягә киткәнче эшләгән булган.
 
Президентның беркетмәләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Владимир Шевченко раслаганча, Наина Ельцина үз елларына караганда көр күңелле һәм әлегә кадәр аш-су бүлмәсендә кайнаша икән. Моңарчы кәбестә пирогларын да үзе генә пешергән. Хәзер күбрәк ярдәмчеләренә таяна.
Хуҗабикә яшәгән йорт – Борис Николаевичка 1995 елда ук күчкән Максим Горький дачасы. Ельцин гаиләсенә бу биләмә дәүләт урман фондыннан бүленеп алынган,  дип фаразлана. Росприроднадзорның элеккеге түрәсе Олег Митволь, бу хәлләр ул чактагы премьер-министры Виктор Черномырдинның махсус күрсәтмәсе нигезендә башкарылган, дигән фикер белдерә.
 
Башта Горький дачасы җәен генә торырлык була, әмма аны үзгәртеп коралар. Аерым алганда, бинаның гөмбәзе юк ителә. Әле 40 ел элек кенә бу урында музей экспозициясе була. Аның язмышы турында хәзер беркем дә белми.
Борис Ельцин вафатыннан соң бер ай узгач, 2007 елның 31 маендагы 683 номерлы Указы белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Наина Ельцинага хезмәт пенсиясенең база өлешенең мәҗбүри индексацияләнгән йөз тапкыр арттырылган айлык пособиесен билгели. Шулай итеп, аның күләме ил буенча уртача күрсәткечтән йөз тапкыр артып китә.
 
Б.Н. Ельцинның тол хатынын матди тәэмин итү турындагы указ белән Кремль сайтында танышырга мөмкин. Анда Наина Ельцинага түләүләр “үз вәкаләтләрен үтәүне туктаткан Россия Федерациясе Президентына һәм аның гаилә әгъзаларына гарантияләр турында” 2001 елның 12 февралендәге 12-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр керткәнче сакланачак, дип язылган.
 
Ельциннарның кызлары Татьяна һәм Елена аерым яшиләр. Елена Окулованың ире белән дүрт җир участогы, мәйданы 430 квадрат метр булган йорты, 193,8 квадрат метр булган фатиры һәм ике дачасы бар. Татьяна рәсми рәвештә Екатеринбургта Ельцин фонды җитәкчесе булып тора, әмма шул ук вакытта  аның Австрия гражданлыгы да бар. Ул ире Валентин Юмашев һәм кызы Мария белән Вена янында күчемсез милеккә ия.
 
Россиянең беренче Президентының тол калган хатыны Екатеринбургның 300 еллыгына багышланган тантаналар уздыру буенча Оештыру комитетына билгеләнгән иде. Пандемия шартларында Наина Иосифовнага кызлары карантинда утырырга, еш аралашмаска киңәш иткәннәр. Наина Ельцина хәзер оныклары белән дә күбрәк скайп аша аралаша.
 
Фото: http://Яндекс.Дзен
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 30.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»