поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.11.2021 Дин

Казанда имамнарның социаль хәле һәм аларның халыкта ислам мәдәниятен үстерүдәге роле турында фикер алыштылар

Казанда “Россиядә имамның көндәлек тормышы һәм аның халык арасында ислам мәдәниятен үстерүдәге урыны: тарихи тәҗрибә һәм хәзерге торыш” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни мәйданчыкны «Тарихи аң» социаль-гуманитар фәнни тикшеренүләр төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәренең «Иман» ислам мәдәнияте үзәге оештырды.

Спикерлар сыйфатында галим-теологлар, хәзрәтләр, журналистлар, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре чыгыш ясады.

Конференция «Россиядә мөселман руханиларының социаль хәле, көнкүреше үзенчәлекләре һәм көндәлек тормышы: тарих һәм бүгенге торышы» темасына багышланган төп чыгыш белән ачылды. Чыгыш авторы, Казан теологы Рәис Сөләйманов әлеге мәсьәләләрне инкыйлабка кадәрге, совет чоры (шул исәптән сугыш еллары да) һәм бүгенге татар мәхәлләләренең, татар җәмгыятенең яшәеш традицияләре яссылыгы аша ачты. Ул татар дин әһелләренең милли белем бирү системасын формалаштыруга керткән өлеше зур булганын, шуның аркасында татарлар арасында югары грамоталылык булганын ассызыклады. Дини йолаларны үтәүдән һәм мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашырудан тыш, имамнарга шулай ук хәзерге ЗАГС һәм нотариуслар функцияләре дә йөкләнгән – алар туу, вафат булу, никахлашу һәм сату-алу турында метрика кенәгәләрен алып барган.

Шул ук вакытта дин әһелләре 1917 ел вакыйгаларына кадәр җәмгыятьнең өстенлекле өлешенә караса да, аларның социаль хәле халык күпчелегенең матди хәленнән нык аерылып тормаган, гәрчә дини җәмгыятьнеэ үзендә аерымлыклар булса да. Әйтик, инкыйлабка кадәр шәһәр имамнары авыл имамнары белән чагыштырганда финанс яктан хәллерәк булган. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, бүген дә мөселман дин әһелләре социаль яктан төрле хәлдә. Шулай ук хәзерге вәзгыятьтә хәзрәтләр арасында пенсия яшендәге имамнарның күп булуы һәм һөнәри дини белемле кешеләрнең саны арту күзәтелә.

Шәһәр һәм авыл имамнары арасындагы социаль бүленеш темасын РИИ доценты, тарих фәннәре кандидаты Наил хәзрәт Гарипов дәвам итте. Ул авыллардагы мәчетләрнең һәм мәхәлләләрнең финанс яктан тотрыксызлык сәбәпләрен халыкның күпләп шәһәргә яшәргә күченүе белән аңлатты һәм, киресенчә, уңышлы мисал буларак Ислам мәдәнияте көчле итеп формалашкан татар авылларын — Мордва Республикасының Белозерье һәм Пенза өлкәсенең Әләзән авылларын китерде.

Хәзерге заман имамнарының социаль челтәрләргә тартылуы һәм аларның көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнүе турында ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге аспирантурасын тәмамлаган, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты белгече Илмира Гафиятуллина сөйләде. Ул социаль челтәрләрдәге мөселман блогларын күзәтү (мониторинг) нәтиҗәләре, мөселман аккаунтларында халыкның үз-үзен тотышы практикалары һәм мөселман дин әһелләре кулланган дәгъват алымнары белән уртаклашты. Шул ук вакытта ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, ТР мөселманнары Диния нәзарәте шәригать белгече Әхмәд хәзрәт Әбүяхъяның, «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның һәм кайбер мәчетләрнең SMM өлкәсендәге эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул конференциядә катнашучыларның игътибарын бигрәк тә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең медиапроектына — мөфтиятнең татар онлайн-мәдрәсәсенә юнәлтте.

Конференциядә шулай ук КФУның Ислам һәм Ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, Казан кооператив институтының доценты Рәшит хәзрәт Маликов, КФУның дини белем бирү кафедрасы доценты Владимир Рогатин һ. б. чыгыш ясады.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»