поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.11.2010 Җәмгыять

«Хәләл» танышулар

Мөселман кафелары, рестораннары, бассейннары, сәүдә үзәкләре... Үзләрен иркенрәк итеп тойсыннар өчен мөселман яшьләре өчен күпме шартлар булдырылган, чөнки исламны тормыш рәвеше итеп кабул итүчеләрнең саны артканнан-арта бара.

Хәзер инде мөселман динен тотучы яшь парларны киноларда ешрак оратырга була. Ислам – үз-үзеңә йомылу дине дип әйтүчеләр дөрес сөйләмиләр. Башка кешеләр кебек үк, мөселманнар да үзләренең ялларын әнә шулай уздыралар, бары тик хәрам ризыклар гына кулланылмый. Ничек танышалар соң ул яшьләр?

 

Бу мәсьәләдә берничә төп әйберне белергә кирәк. Иң мөһиме, исламда никаһкакадәр якынлык кылу тыелган. Шулай ук, бер-берләренә туган-тумача булмаган кыз белән егет, ир белән хатын-кыз үзләре генә калырга тиеш түгелләр. Әгәр икесе генә булсалар, хәдистә әйтелгәнчә, өченчесе шайтан үзе була.

 

Егет кеше кызның туганнары аша таныша. Бөтен кануннарны да үтәгәндә әнә шулай булырга тиеш. Әгәр гаиләдә мөселман туганнар булмаса? Нәрсә эшләргә? Урамда очрашу кешеләрдә ышаныч тудырмый, мөслимә үзе дә моның белән килешмәс, шуңа күрә бу танышу ысулы төшеп кала. Насыйп ярыңны ничек табарга? «Диңгездән һава торышы» килгәнен көтмисеңдер ич инде! Аллаһ илчесе (с.г.в.) әйтә: «Үзегез өчен тормышыгызны авырайтмагыз, чөнки бу тормышыгызны авырайтыр». Тормышларын авырайтучылар булган, шуңа күрә аларның тормышлары авырайды. Шулай ук, монастырьда яшәүчеләр дә бар: «Монахлылыкны алар үзләре уйлап чыгардылар. Без аларга шуны эшләргә кушмадык», – диелә «Тимер» сүрәсенә карата язылган Ибн Касир тәфсирендә.

 

Гаилә төзүнең берничә ысулы

 

1 ысул – Туганнар, дуслар аша танышу. Бу иң ныклы ысулларның берсе. Дус кеше бервакытта да начарлыкка чакырмый.

 

«Мин балачактан ук ислам динен тотам, шуңа күрә иремнең дә мөселман гаиләсеннән булын телим, ул мине зур ышаныч белән алып китә алсын иде. Никаһка бик җитди карыйм, шуда күрә кияүгә чыгарга ашыкмадым. Булачак ирем белән туганнарның никаһ мәҗлесендә таныштык. Алар инде берничә ел элек үк таныш булганнар икән», – диде Айгөл.

 

Анастасия тарихы бөтенләй башка. «Ислам динен кабул иткәч, эшләремне, әйләнә-тирәмне, иптәш кызларымны алыштырдым. Миңа 18 яшь иде, кияүгә чыгарга ашыкмадым. Беркөнне иптәш кызым мине үзенең абыйсы белнә таныштырды, шунда ук бер-беребезне ошаттык, аннары очраша башладык. Бер ел үткәч, өйләнештек. Без инде 7 ел бергә торабыз. Ислам аркасында шундый яхшы кешегә кияүгә чыктым. Андый ирне хәтта күз алдыма да китермәгән идем.

 

2 ысул. Интернет аша танышу.

 

Интернет аша танышу берничә ел элек киң тарала. Үз ярыңны табар өчен тәртипләрен генә белергә кирәк. Шуларның иң мөһиме – кешеләргә сукырларча ышанмаска кирәк. Һәрбер кеше үзе турында яхшы яктан гына сөйли. Ләкин бу интернетта чиста ниятле яхшы кешеләр юк дигән сүз түгел.

 

Башлап җибәрү белән уңай нәтиҗәгә ирешәсең дигән сүз дә дөрес түгел. Әгәр ниятегез көчле икән, икенче яртыңны интернет аша эзләү хезмәт белән сабырлыкны таләп иткәнлекне хәтердә тотыгыз. Анкета тутыргада, үхзегез хакында дөресрәк язарга тырышыгыз. Алга таба ул барыбер барысын да беләчәк. Шулай ук, сыйфатлы фотоларны да куярга кирәк, менә шулардан танышу башлана да инде.

 

«Мин булачак ирем белән интернет аша таныштым, – диде Камилә. – Дөресен генә әйткәндә, мөнәсәбәтләребезнең дәвамлы булуына бик аз ышана идем, шуңа күрә кешеләргә дә интернет-танышуларда сак булырга киңәш итәм, чөнки андый танышулар уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкиннәр. Миңа килгәндә, үзем ике ел элек булачак иремә электрон хат җибәрдем, һәм дөрес эшләгәнмен икән».

 

Менә Нәзилә исә бик булдыра алмады, чөнки интернет аша танышкан егете белән очрашырга насыйп булмады. «Эш шунда ки, гаиләмдә мин берүзем генә ислам динен тотам, әле хиҗаб та киеп йөрмим, мөселманнар арасында дусларым да аз. Танышлар интернет аша танышырга киңәш иттеләр. Анкетада мин: «Миңа 27 яшь, хиҗаб киеп йөрмим», – дип яздым. Бик озак вакыт бер кеше белән хат алыштык. Очрашу вакытын да билгеләдек, тик ул килмәде. Танышу өчен бүтән мондый чараларны кулланмадым».

 

3 ысул. Таныштыру хезмәтләре аша танышу. Барасың, теркәләсең, күпмедер акча түлисең дә... көтәсең.

 

«Танышуның бу ысулы уңай нәтиҗәләр бирә», – дип башлады сүзен «Ханума» таныштыру Хезмәтен җитәкләгән Наилә ханым Җиһаншина, – иң мөһиме, кешенең күңелен, теләкләрен, мәнфәгатьләрен аңларга кирәк. Үз тиңеңне табар өчен бер генә кат очрашу да җитә. Безнең белән шундый очрак булды. Мәскәүдән бер егет безгә мөрәҗәгать итте. Без аны бер хатын-кыз белән таныштырдык. Күп кенә яшь кызлар: «Хиҗаб кияр өчен бер этәргеч, ягъни кияүгә чыгу кирәк», – дип киләләр. Без аларга шундый егетләрне табарга тырышабыз. Озак вакыт эшләү дәверендә шундый фикергә килдек: бөтен ирләргә дә йомшак күңелле хатын-кызлар ошый, чөнки «Хатын-кызның көче – аның зәгыйфьлегендә».

 

«Мин булачак ирем белән таныштыру хезмәте аша таныштым, – дип сөйли Лениза. – бу җиңел генә булды дип әйтмим. Кияүгә чыкканчы мин биш егет белән таныштым, тик алар берсе дә миңа туры килмәде. Булачак ирем белән таныштыргач, үземнең тиңем дип уйладым. Хәзер безнең ике балабыз бар. Яши башлаганыбызга да бишенче ел китте».


Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»