поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.11.2021 Шоу-бизнес

Раил Рамазанов: “Әни үлгәч, дөньям караңгыланды”

Җырчы, алып баручы Раил Рамазанов халыкка “Эх, кредит, ипотека” җыры белән танылды. Бүген Раил кайда һәм нәрсә белән шөгыльләнә? Бу хакта үзе белән әңгәмә кордык.

– Раил, кайсы як егете син?
 
–Балык Бистәсе районында туып үстем. Балачактан иҗатка гашыйк, һәрвакыт театр сәхнәләрендә катнаштым. Сабан туйларында сәхнәдән төшкән булмады. Әни мине сәхнәдә күреп бик сөенә иде. Гомумән, балачагым күңелле узды, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладым. Кечкенәдән шигырьләр, сценарийлар яздым, пародияләр белән мавыктым.
 
– Бик яшьли әти-әнисез калгандың...  
 
– Әти-әниемне студент елларында югалттым. Башта чирләп әни китеп барды. Ул вакытта мин Казан театр училищесының эстрада бүлегенә алып баручы һөнәренә укый идем. Әни үлгәч, тормышның асты өскә килде. “Ничек яшәрмен икән?” – дип уйладым. Дөньяларым караңгыланды. Аннары әти... Миннән алты яшькә өлкәнрәк бертуган абыем бар иде. Ул да күптәннән вафат. Үлер алдыннан җәй көне һәлакәткә юлыгып, терелә алмыйча бик озак азапланды...
 
– Раил, елаганың бармы?
 
– Ирләр еламый, диләр. Машинада барганда, әниләр турында җыр ишетсәм, күземә яшь килә. Башта уйламыйбыз, ә үсә төшкәч, әнине рәнҗетмәдемме, үпкәләтмәдемме икән дип уйлана башлыйсың икән ул... Әнине бик яраттым, аны үпкәләтергә беркайчан да юл куймадым. Кызганыч, әни гаиләмне күрә алмады. Оныкларын яратып туймас иде, чөнки әни балаларны бик ярата иде. Әниемне, аның тәмле камыр ризыкларын бик сагынам. Мине ташлап китүенә ничә ел узса да, ул ризыкларның тәме әле дә авыздан китми. 
 
– Кайгыны басарга нәрсә ярдәм итте?
 
– Мине сәхнә яшәтте, сәхнә зур терәк булды. Нәфкать Нигъмәтуллин төркемендә эшләдем. Анда эшләгәндә, Мөкәрәмә образын тудырдым. Аны хәзер дә яраталар. Студент елларыннан ук көнемне үзем күрдем, беркемнән ярдәм сорамадым. Авыр вакытлар күп булды. Ял көннәрендә авылга, әнинең апасына кайтып йөрдем. 
 
– Сине “Эх, кредит, ипотека” җыры танытты...
 
– Үземне 100 процент танылдым дип әйтмәс идем. Студент елларында туганнарда утырганда, кредит яки ипотека турында җыр җырлау теләге барлыкка килде. Кредитсыз кешеләр сирәк бит, бу тема бик актуаль кебек тоелды. Төнлә шагыйрә Венера Мәхмүтовага үтенечемне язып җибәрдем. Һәм инде икенче көнне Венера ападан шигырь килеп төште. “Эх, кредит, ипотека” җырын яздырып, радиога бирдем. Халык бик яратып кабул итте, радиода да еш яңгырады. Аннары клип төшердем. Минемчә, бу җыр һәрвакыт актуаль булачак.
 
– Берара сәхнәдән югалып тордың...
 
– Бервакыт сәхнәдән китү теләге булды. Артистлар болай да күп бит. Ләкин сәхнәдән башка яши алмыйм икән. 

– Яңа һөнәр үзләштерә башлаганыңны да ишеттек?
 
– Үземне башка юнәлештә сыный башладым. Казанның Константиновка бистәсендәге Мәдәният йортында режиссер булып эшлим. Анда мине дустым Айгөл Нәбиуллина чакырды. Шулай итеп, “Җәүһәр” үзешчән театры барлыкка килде. Спектакльләр чыгара башладык. Күптән түгел Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштердек. Шушы көннәрдә премьера булды. Спектакльдә уйнаучыларның берсе дә белеме буенча артист түгел, төрле һөнәр ияләре. Тамашачылар: “Кайсы театрда эшли бу артистлар?” – диде. Барысы да шулкадәр оста уйный, алар белән бик горурланам. Киләчәктә комедия кую теләге бар. Ә театрга мәхәббәт Балык Бистәсе районындагы халык театры режиссеры, мәрхүм Рифкать Галиев аша уянды. Агротехника көллиятендә укыганда да КВНда катнаша идем. Бик күп шигырьләр ятлап сөйли идем. lovehub.ch
 
– Тормышыңнан канәгатьме син, Раил?
 
– Аллаһка шөкер, зарланмыйм. Мине бу дөньяга тудырганнары өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Туры юлдан баруыма шатмын. Биш ел мәчеткә йөрдем, бик күп догалар беләм. Бүген иң ныклы терәгем, мине барлап торучым – хатыным Наилә һәм ике кызым. Аның белән кавыштырганы өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Мин бик бәхетле!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»