поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.11.2021 Җәмгыять

«Давай поженимся!» тапшыруына барып кәләшсез кайткан өч игезәк: Өйләнергә татар кызлары эзлибез

Питрәчтә туып-үскән Илсур, Илнар, Илнур Мөхәммәтҗановлар кәләш эзли. Өчесе дә – табиб, Мәскәүдә эшлиләр, ә иң кызыгы: алар – игезәк бертуганнар. Бәхет эзләп «Беренче канал»дагы «Давай поженимся!» тапшыруына барганнар. Булачак кәләшләргә таләпләре дә зурдан. «ВТ» хәбәрчесе 27 яшьлек игезәк табибларның әти-әнисен эзләп тапты.

Мөхәммәтҗановлар әйтүенчә, аларга башын югалткан кызлар кирәкми. Кәләш күпбалалы гаиләдән булса яхшырак. Озын толымлы, сау-сәламәт, кеше белән аралаша белгән, бала табарга әзер туташлар белән кавышырга өметләнәләр. «Тәкъдим иткәч, кызык эзләп бардык инде тапшыруга. Әмма андагы кызлар, дөресен әйткәндә, җанга якын булмады. Безгә татар кызлары кирәк. Безнең кебек игезәк булсалар, тагын да яхшырак», – ди Илсур Мөхәммәтҗанов.

Егетләрнең өчесе дә Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Илсур белән Илнур – педиатрия, Илнар исә дәвалау факультетында белем алган. Башта Питрәч районында һәм Казанда эшләп алганнар, аннары, бәхет эзләп, Мәскәүгә чыгып киткәннәр. Өчесе дә бергә яшиләр. Бертуган Мөхәммәтҗановларның табиб һөнәрен сайлавы гаҗәп түгел. Чөнки әтиләре Рәис тә озак еллар кеше сәламәтлеген кайгырта. Питрәч районы хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшли ул. Меңләгән әнигә һәм бәбигә ярдәм иткән. «Тумышым белән Буа районыннан булсам да, укуны тәмамлагач, юллама белән Питрәчкә җибәрделәр. Шунда төпләнеп калдым инде. Үзем дә медицина өлкәсендә эшләгәч, балаларның табиб булуын теләмәгән идем. Алар бу юлны үзләре сайлады», – ди ул.
 
Мөхәммәтҗановларның олы уллары да бар. Әйе-әйе, Илшат та табиб булып эшли! Өйләнгән, хатыны Алсу белән 2 бала үстерәләр. Казанда яшиләр. Киленнәре дә – үзләре кебек табиб.
 
 
– Илшат улым өч яшендә бәби сорый башлады. Миңа бер кыз, ике малай алып кайтыгыз, ди бу. Мин аңа кат-кат аңлатып та карыйм, тик Илшатның үз сүзе: аңа өчәү кирәк, – ди 4 табиб тәрбияләп үстергән Светлана ханым. – Авырга узгач, карынымда өч бала бардыр дип уйламадым да. Дөрес, ирем ягыннан да, бездә дә игезәкләр күп. Әмма берьюлы өчне табучы юк иде әле. Өч айга кадәр УЗИга да күренмәдем. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп йөрим. Төрле чаралар уздырырга кирәк. Корсагым, кем әйтмешли, ай үсәсен көн үсә башлады. Рәис тә шакката. Инде өч айда Илшатны табарга барганда кигән күлмәгем генә ярый башлады. Берәр кимчелек юк микән, дип ирем мине УЗИга җибәрде. Ә андагы табиб карый торгач, бөтенләй сүзсез калды. Икәү монда, ди. Соңгы айларда халат кына киеп йөрдем. Бакчада эш бар, хайваннар тотабыз. Бик арый идем. Ирем кабат УЗИга алып барды. Андагы табиб, ике малай күрәм һәм тагын берне, ди. Мин бик тә кыз көткән идем. Малай күрсә дә, Рәис абыең алдан кисәтеп куйгач, дәшми калган икән ул. Малайларны 36 атнада ярып алдылар.
 
Өч малайны үстерү җиңел булмый. Баштарак бигрәк тә. Өйдә 4 яшьлек Илшат та бар бит әле. Җитмәсә, Светлана ханымның үз сәламәтлеге дә какшап китә. Кайбер төннәрен йоклый да алмый. Берсен имезә башласа, икесе кычкырып еларга тотына. Әмма бирешми. Баһадирларын үстерер өчен үзендә көч таба.
 
– Бер ел бик авыр булды. Ул чакта, мине кызганып, эшемнән хезмәттәшләрем көндез килеп ярдәм итәләр иде. Шулай итеп, әкренләп улларым үсеп китте. Шук булсалар да, бер дә борчу китермәделәр. Балаларны аякка бастыру җиңел булмады. Әтиләре агач эшенә өйрәтеп үстерде. Мәктәптә укыганда ике катлы агач караватлар ясап саталар иде инде. Мал да асрадык, бакча тутырып яшелчә үстердек. Үз ризыгың белән яшәү җиңелләште, – ди Светлана ханым.
 
Егетләрнең үзләре белән сөйләшә алдык. Аларның эшләре тыгыз. Илнур ковид бригадасында терапевт булып эшли икән. Илсур белән Илнар – педиатрлар. Берсе – шәхси клиникада, икенчесе дәүләтнекендә хезмәт куя.
 
 
–  Без аерым тора алмыйбыз. Өчәү бергә булганда күңел тыныч. Үз юнәлешләребез буенча китап та чыгардык. Халык белән социаль челтәрләрдә  бик актив аралашабыз. Яшь әти-әниләр күп кенә проблемалар алдында югалып кала. Әнә шундыйлар өчен киңәшләр бирәбез. Мәскәүдә яшәвебез вакытлыча гына. Казанда өчебезнең дә эш урыны булса, китмәс тә идек. Киләчәктә туган якка кайтып, анда өчебезгә дә эш табып, бер урамда өч йорт салып яшисебез килә, – ди Илсур.
 
Әниләре дә улларының бер-берсенә бәйлелеге нык булуын әйтә.
 
– Алар гел бергә. Илнурга дип йорт салып куйдык инде. Калган балаларыма да җир бар. Әкренләп аларның да үз куышы булыр. Иң мөһиме – исән-сау булсыннар, – ди Светлана Мөхәммәтҗанова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»