|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2021 Фаҗига
Кузбасстагы "Листвяжная" шахтасында авария. Кешеләр үлгән"Кузбассның шахтерлар сәламәтлеген саклау клиника үзәгенә зыян күргән шахтерларны китерделәр. Аларның икесе авыр хәлдә, 41 кеше уртача һәм җиңелчә зыян күргән, 11 кеше һәлак булды", - дип хәбәр итәләр Төбәк һәлакәтләр медицина үзәгеннән. Шахта администрациясе белдерүенчә, янгын чыкканда шахтада 285 кеше булган. Аларның 236сын эвакуацияләгәннәр. Калган 49 кешенең кайда булуы билгесез булып, алар бу вакытта өскә күтәрелгәннәрдер, дигән фаразлар була. Белов шәһәренең ашыгыч ярдәм үзәгендә биш кешенең авыр хәлдә булуын әйтәләр, уртача авырлыкта зыян күргән 36 шахтер госпитальгә урнаштырылган.
Бәла туган урында РФ Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең хәрбиләштерелгән тау коткару хезмәтенең 11 бүлекчәсе эшли. Якынын югалтучыларның кайгысын уртаклашабыз.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|