поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.11.2021 Дин

Салават Фәтхетдинов: "Алар яшәмәгән гомерне безгә яшәргә язсын..."

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов якты дөньядан киткән сәнгать әһелләре рухына багышлап Коръән ашы үткәрде. Мәрҗани мәчетендә узган мәҗлестә җырчының гаиләсе, якын дуслары, театр һәм эстрада артистлары бар иде.

“Татар сәнгате, милләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребезне искә алабыз. Ай саен булмаса да, елга 3-4 тапкыр искә алырга иде аларны. Кызганыч, әлеге исемлек озыная бара, шәп кешеләр белән тулылана. Кичә спектакль уйнап йөргән Айдар Хафизов, Хәлим Җәләловлар бүген арабызда юк. Калганнарыбыз исән-сау булыйк. Алар яшәмәгән гомерне безгә яшәргә, алар эшләп өлгермәгән эшләрне безгә эшләргә насыйп булсын”, - диде Салават Фәтхетдинов.
 
Мәчет имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән укыганнан соң, килгән кунаклар мәшһүр шәхесләрне - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Шамил Закиров һәм башка күренекле сәнгать әһелләрен искә алып, якты хәтирәләре белән уртаклашты.
 
Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: “Сәхнәгә Илһам белән Әлфия чыккач, татар җыры дөньясы үзгәрде. Мәскәүдәге концертларын тамашачылар мөкиббән китеп караган иде. Милләт өчен зур күтәрелеш булды ул. Алар милләтне яшәтүдә зур эш башкарды. Салаватны популярлаштыруда театрыбызның җитәкчесе Шамил Закиров та зур роль уйнады. Ул Салаватны бик ярата иде. Чаллыдагы беренче концерты шулкадәр гөрләп узды. Шамил Зиннуровичның сәхнә артында Салават өчен куанып карап торган иде. Шуннан соң Салават күтәрелеп китте”.
 
 
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров: “Салават савап эшләргә күнеккән, ул ансыз яши алмый. Кылган гамәлләре үзенә, хәләл җефетенә, балаларына, оныкларына, якыннарына сәламәтлек булып кайтсын. Ә шәхесләр дигәннән, без бер казанда кайнадык, азмы-күпме бергә эшләп калдык. Заманында авыр булгандыр, ләкин шуңа да карамастан, алар Ходай тарафыннан биргән сәләтләрен халыкка җиткереп, зур дәрәҗәләргә ирешеп якты дөньядан китте. Һәм бүген дә алар – хөрмәткә лаек шәхесләр. Алар белән бер сәхнәдә эшләү – үзе бер бәхет иде. Юктан да сәбәп табып көләләр иде. Безнең буын кешеләре белән хәзерге яшьләр нык аерыла. Очрашканда безнең сөйләшер сүзләр бар, ә яшьләр гел каядыр чаба, үзара ярыша. Бу ак көнләшүме икән инде? Ә Шамил Зиннуровичка килгәндә, ул мине Камал театрына эшкә алды. Беркайчан да ярдәменнән ташламады. Хәтта бер бүлмәле фатирын да биреп торды”.
 
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова (Әлфия Авзалованың кызы): “Салават үзенең игътибары белән әниемнең тормышын озайтты. Халык белгәнчә, әни 84 яшькә кадәр яшәде. Әмма аның чын яшен Салават белән үзебез генә беләбез. Әни Салаватның хәләл җефете Ләйсәнне дә ярата иде. Мин Америкадан кайтуга, әни Салаватларга җыенып чыгып китә иде дә, 3-4 көннән соң гына кайта иде. “Ник үз кызың, оныкларың белән тормыйсың?” - дип үпкә дә белдерә идем. Салават та әнине үз әнисен яраткан кебек яратты”.
 
Коръән ашында Салават Фәтхетдиновның укучылары да бар иде: Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Әбри Хәбриев, Вадим Фәтхинуров, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров һ.б. Салават Зәкиевич аларга бүгенге гамәлне, ягъни мәрхүмнәрне искә алуны дәвам итәргә киңәш итте. “Вакыт юк, димәгез. Аның өчен вакыт табыла. Бер күрешү үзегез өчен дә файдалы булыр”, - диде остазлары. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»