поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.11.2021 Язмыш

82 яшьлек Мөкәрләмә әби: «Нинди гөнаһларым булгандыр инде…»

Әлеге әбинең бик авыр хәлдә калганлыгы хакында «Инстаграм» сәхифәсендә язылган иде. Сәхифәне алып баручы кыз аша Мөкәрләмә әбине эзләп таптык.

Ул Казанның Яңа Савин районында гомер итә. Карап торышка начар яши дип әйтеп булмый, өс-башы пөхтә. Күршеләре дә, бик якын итеп, хәлләрен белешеп тора. Әбекәйнең авыр вакыты икән. Яңа гына ирен җирләгән. Аңа кадәр ике улын югалткан булган.
 
– Нинди гөнаһларым булгандыр инде. Ике баламның берсе дә калмады, – ди ул. – Мин – Буа ягыннан. Ирем Рафаил белән матур яшәдек. Теге вирус килеп чыкмаса, әле тора иде ул. Үзе дә, ике еллап яшим әле, дип еш әйтә иде. Тик булмады. 30 ноябрьдә кырыгы була инде. Аңа кадәр мин тора алырмынмы, белмим. Югалтуны бик авыр кичерәм. Бала хәсрәтләрен ирем белән бергә күтәргәч, җиңелрәк булган икән. Ялгызым калгач,  бөтенләй бетерендем.
 
Мөкәрләмә апаның уллары фаҗигале төстә вафат була. Башта 37 яшендә олысы, аннан соң 14 елдан кечесе китеп бара. Анысына 42 яшь була.
 
– Олы киленем бер кызы белән тол калды. Башка кияүгә чыкмады, бик дус яшибез. Оныгым Люция кече улымның малайларын да тәрбияли. Кече улым үлгәч, бер ел дигәндә хатыны да вафат булды. Йөрәге күтәрә алмады. Аларның ике балалары ятим калды. Хәзер берсе 7 нче, икенчесе 9 нчы сыйныфта укыйлар. Люция апасында да торалар, миңа да киләләр. Безне бик яраталар иде. Хәзер дә, дәү әни, яши генә күр, дип торалар.
 
Соңгы арада Мөкәрләмә апаның кан басымы күтәрелә.
 
– Ул үлгәч, дөньяның асты өскә килде. Тормыш итү кыенлашты. Мин 16 400 сум пенсия алам. Шуның 8 меңе квартплатага китә. Авыруларым бик күп. 15 төрле дару эчәм. Шикәрем дә бар, онкология дә кичердем. Иремне җирләү кыйммәткә чыкты. Без аның  белән әле оныкларны аякка бастырасы бар дип яшәдек. Ике көн температурасы югары булып торды да, ирем кинәт кенә китеп тә барды. Васыяте буенча үзе кушкан зиратка җирләдек. Ә аенда бар да түләүле. Дога укыган өчен дә түләү кәгазе бирәләр. Үзләре оештыргач, читтән мулла чакырып та булмый. Көнендә түли алмадым. Җыеп куйган акчам юк иде. Хәзер бит ашларын уздырыр өчен дә акча кирәк. Кибетләрдә әйбер кыйммәт, – ди Мөкәрләмә апа.
 
Җиде туган үссәләр дә, хәзер икәү генә калганнар. Бер сеңлесе бар. Мөкәрләмә апа көндезләрен аның янына бара. Анда барганда гел юл буендагы мәчеткә кереп, балалары өчен хәер калдыра икән. Беркөнне исә, актык акчасын мәчеттә калдырып чыга да, шикәре төшеп китмәсен дип, дару эчәргә якындагы кафега керә. Андагылардан су сорый.
 
– Бик тә ашыйсым килә иде. Әмма сиздермәдем. Суымны эчеп, урамга чыктым. Бик авыр хәлдә калуыма гарьләнеп елый башладым. Шунда яныма бер кыз килде. Үзен Мәрьям дип таныштырды. Мин үз хәлемне сөйләп бирдем. Ул миңа 100 сум акча тоттырды да, телефон номерымны алып китте. Өч көннән исә миңа акча китерде. Дуслары җыешкан икән. Ул акчаның 50 меңен җирләгән өчен илтеп бирдем. Калганын аш үткәрергә дип калдырдым. Әле бит минем тагын бурычым бар. 50 мең сумнан артык акча түлисем калды, – ди ул. – Үз балаларым исән түгел. Алар бик кадерләп яшәтте безне. Автобус, трамвайларга да утырып йөрмәдек. Улларым машинадан төшермәделәр дә. Утыр, әни, утыр, әти, дип кенә тордылар. Үзем исән чакта бурычларымны түләргә иде. Кем ярдәм итәр инде миңа, дим. Кешедән оят. Кибет каршысында соранып торучыларны күргәч, бик читен була иде. Хәзер менә үзем авыр хәлдә калдым. Оныкларым бик тә уңайсызлана. Шуңа күрә фотога төшермәгез инде мине. Аллаһы Тәгалә ташламас әле. Әмма миңа дип акча биргән һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Миңа артыгы кирәкми. Бурычлардан котылырга ярдәм итсәгез иде.
 
Мөкәрләмә Шәрәфетдин кызы Зариповага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Саклык банкы картасы номеры:
 
5228 6005 4089 0433
Карта 89083316202 телефонына беркетелгән
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»