|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2021 Шоу-бизнес
Марина Хлебникова комада ятаМәскәүдәге фатирында чыккан янгында җитди пешкәннән соң Марина Хлебникова комага киткән. 56 яшьлек артистка Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының реанимация бүлегендә авыр хәлдә ята. Үзаллы тын алалмый, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Җырчының тәненең 50 проценты пешкән. Йөз тиресе, гәүдәсе, аяклары, югары тын юллары зыян күргән.
Хлебникованың ике катлы фатирында чыккан янгын турында кичә билгеле булды. Ялкынны 22:50 сәгатьтә сүндергәннәр. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр хатынны бүлмәсенән (пожар шунда чыккан) шок хәлендә алып чыкканнар.
Җырчыга беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр, соңыннан дәваханәгә алып киткәннәр.
Хлебникованың кызы Доминика сүзләренчә, янгын чыгуның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчегендә булуы мөмкин. Чөнки янгын чыгар алдыннан кызның әнисе тәрәзә янында тәмәке тарткан. Пожарга бераз вакыт кала Хлебникова арып-талчыгып гастрольләрдән кайтып кергән булган.
Фото:@marina_hlebnikova_official
Чыганак: lenta.ru
Әлфи ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|