|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2021 Могҗиза
Метеорит яңгыры куркынычмы?Социаль челтәрләрдә гадәти булмаган күренешне тасвирлаучы видеокадрлар пәйда булды. Кадрлар Татарстанга метеорит төшүен эләктереп алган. Шаһитлар белдерүенчә, язмалар Яшел Үзән районында төшерелгән. Кадрда бик тә якты балкыш күренә. Шул сәбәпле, бөтен тирә-юнь яп-якты булып китә. Ул да түгел, якты шар җиргә таба уктала. Бу күренешкә карап, җиргә метеорит төшүенә шик калмый.
Бу күренешне Татарстан, Чувашстан, Марий-Эльдә яшәүчеләр күргән. Моны ничек кабул итәргә соң. Метеорит яңгыры астында яшәү куркыныч түгелме?
«Роскосмос» моннан чак кына алдарак, 18нче ноябрьгә каршы төндә Леонида метеор агымы булу ихтималлыгы турында кисәткән була. КФУ Физика институтының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, профессор Юрий Нефедьев кичә төшкән метеоритның бернинди куркыныч та тудырмавын белдерде.
“Кечкенә метеорит бернинди куркыныч та тудырмый. Ә менә диаметрлары 300 метрдан зуррак булган Апофис астероиды кебек күк җисемнәре зур зыян китерә ала”, – дип белдерде галим.
Леонидалар – иң билгеле метеор агымы. Алар бик якты һәм зур тизлеккә ия, Җир атмосферасына сәгатенә 70 чакрым тизлектә очып керәләр. Агымның ешлыгы ел да үзгәреп тора.
Фото: скриншот
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|