|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2021 Мәдәният
Милли музейда борынгы Анатолия мөнбәрләре белән танышырга мөмкинТатарстан Милли музеенда «Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре: мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәр — биш ел дәвамында «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасының Татарстан вәкиле булган Лилия Саттарованың төрек фотографы Исмәгыйль Хайкыр белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе. Күргәзмә Казанда Төркиянең консуллыгы ярдәмендә оештырылып, Халыкара ислам сәнгате көне уңаеннан ачылды. «Мәчеткә мөнбәр урнаштыру аны Җәмигъ мәчетенә әйләндергән, авылны шәһәр дип атарга мөмкинлек биргән. Мөнбәрләрдәге тарихи язулар ерак гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җиткән. Мөнбәрдәге бизәкләрдә мөселман сәнгатенең барлык программасы чагыла», — дип белдергән Лилия Саттарова “Татар-Информ” МАна.
--- |
Иң күп укылган
|