|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2021 Яңа китаплар
«Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителәчәк19 ноябрьдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын тәкъдим итә. «Тауда язылган язмыш» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан җиденче китап. Авыл табиблары тормышына багышланган «Тауда язылган язмыш» әсәрендә гомерен авыл халкының сәламәтлеге сагына багышларга карар кылган яшь табибә Гөлшат Равилевнаның, югары уку йортын тәмамлаганнан соң үз теләге белән авыл хастаханәсенә килеп, әле эшли генә башлаган беренче елында башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихлары тасвирлана. "Әдәби кафе"да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдим итү чарасы 14.00 сәгатьтә башланачак.
--- |
Иң күп укылган
|