поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
18.11.2021 Киңәш-табыш

Улыма белем кирәкми. Ничек шулай була ала соң бу?

Улыма 19 яшь. Күпме генә үгетләп карасам да, 10нчы сыйныфка бармады, үзе теләгән колледжга укырга керде.

Беренче курсны бик яхшы укыды, хәтта югары стипендия дә алды. Ләкин икенче курс башында аннан миңа монда ошамый, мин укуны ташлармын дигән сүзләр ычкындыра башлады. Шулай килеп чыкты да, икенче курсны бетермичә, документларын алды да китте. «Минем укыйсым килми, бу минеке түгел, әлеге һөнәр буенча мин беркайчан да эшләмәячәкмен», – дип акланды ул.
 
Йөрәгемнең ничек өзгәләнгәнен белсәгез. Нишләргә дә белмәдем, башымда мең төрле сорау. Ничек шулай була ала соң бу? Миндә ике диплом, берсе кызыл, югары белемем бар, укытучы булып эшлим. Үрнәк алырлык кеше түгелмени мин? Тик улым өчен белемем дә, эшчәнлегем дә күрсәткеч түгел. Ул үз сүзендә каты торды. Хәтта армия дә туктатмады аны. «Бүгенге көндә белем беркемгә дә кирәкми», – дип кабатлады ул.
 
Кызганычка каршы, мин аңа укуыңны ташлама дип күпме ялварсам да, уңышлы булып чыкмады. 
 
Мин нык борчылдым. Һәр әни үз баласын белемле итәсе, һөнәрле булып, яхшы эш урынында күрәсе килә бит. Башкача мөмкин түгел. Гади генә теләк кебек тоелса да, минекенә тормышка ашарга язмаган, күрәсең. 
 
Башта бик кайгырдым, төннәрен йоклый алмадым, гел уйланып ята идем. Тора бара әз генә тынычландым. Чөнки иң мөһиме, ул сау-сәламәт, эчми-тартмый, өйдә тик ятмый, эшкә урнашты, үзенә максатлар куйды да әкренләп аларны тормышка ашыра бара. 
 
Барысы да җайланды кебек. Бу хәлләрдән соң бер ел үтеп тә китте. Тик көннәрдән бер көнне аңа армиягә бару турында чакыру килде. Улым нык гаҗәпләнде, чөнки бер ел аның турында искә дә алмаганнар иде. 
 
Иң кызыгы, аның армиягә дә барасы килми. «Минем яхшы эшем бар, нәрсә калган миңа анда? Мин ирек яратучы кеше, команда буенча яшәргә яратмыйм», – ди ул. «Нишләргә җыенасың соң? Әллә медкомиссия уза башлыйсыңмы?», дим. «Әлегә армия планнарыма керми, нәрсә булса да уйлармын, тик хезмәт итмәячәгем көн кебек ачык. Армиягә бармас өчен төрле ысуллар бар», – дип җавап бирде ул. 
 
Аның армиягә шулай катгый каршы торуы борчый мине, әлбәттә. Тик бу аның карары, һәм мин, кызганыч, аны үзгәртә алмыйм. 
Фото: web-nomad.ru

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»