поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.11.2021 Мәгариф

Мылтыксыз мәктәп нинди була?

Гади генә мисалдан башлыйк әле. Әгәр берәр бинаны төзегәндә, аның нигезен дөрес итеп салмасаң, ул озак тормый, ишелә. Шуннан бинаны саклап калу өчен төзекләндерү эшләре башлыйлар: “ямыйлар”, ялгыйлар, шомарталар, тышкы яктан төрле буяулар белән матурлыйлар. Ләкин, нигезе нык булмагач, ул барыбер озак тора алмый, җимерелә бара.

Мәктәпләрдә дә хәлләр нәкъ шуның шикелле – тәртип, укыту эшен җайга салырга тырышалар, ә нәтиҗәсе күренми.

Киләчәктә мәктәптә укытучыларның бөтенләй калмавы ихтимал, чөнки сугыш фронтыннан килгән хәбәрләр шикелле, куркыныч хәбәрләр даими ирешеп кенә тора. Әле яңасы: Пермь өлкәсендә 6 сыйныйф укучысы мәктәпкә мылтык алып килеп ату оештырган. Кайсы укытучының үләсе килсен соң? Хәзер иң куркыныч профессия – укытучы профессиясе. Без, совет чорында тәрбияләнгән укытучылар, тәрбиячеләр моны күз алдына да китерә алмый идек. Элек мәктәптә психологның “п” хәрефе дә юк иде, ә мәктәптә тәртип бар иде. Безнең укытучы-тәрбияче буларак үз дәрәҗәбез бар иде. Безне хөрмәт иттеләр, олыладылар, яраттылар, чөнки, тәрбия-укыту системасының нигезе бөтенләй башка булды – ул бары тик тәрбиядән башлана иде. Чөнки җәмгыятьнең үз нигез ташы тәрбиягә барып тоташа. Тәрбиядән башка җәмгыять үзеннән-үзе юкка чыга.

Беренчедән, бу афәт тиз генә бетмәячәк, чөнки Русия Федерациясенең ил күләмендәге тәрбия-укыту системасы төзек түгел. Шуны җайламыйча, тамырдан үзгәртмичә, мондый фаҗигаләр тукталмаячак. Русиянең, Көнбатыштан һәм Көнчыгыштан аермалы буларак, үзенә генә хас тәрбия-укыту системасы булырга тиеш.
 
Икенчедән, укытучының авторитеты-абруе калмады. Аны күтәрмичә, мәктәп үз хәленә кайтмаячак. Бала – бала булып, укытучы – укытучы булып калырга тиеш. Бала укытучыдан өстен булган вакытта, мәктәпкә укытучының кирәге калмый.
 
Өченчедән, укытучының абруе төшүгә, әти-әниләр үзләре гаепле. Әти-әни дә үз урынында булганда гына укыту-тәрбия эше алга китәчәк. Укытучы үзенең профессиональ эше өчен җавап бирә, ул дәүләт тарафыннан балаларга белем һәм тәрбия бирергә куелган шәхес. Әти-әни бары тик үз гаиләсендә, үз балаларына тәрбия бирсен, мәктәп эше – укытучы эше.
 
Дүртенчедән, тәрбия эшен беренче планга куеп, укыту эшен икенче планга кую кирәк. Тәрбия – укыту-белем бирүнең нигезе булып калырга тиеш. Тәрбия ул – бик матур чәчәк, ә аның таҗ яфракчыклары, сабагы һәм яфраклары укуту-белем бирү өлкәсе генә. Мылтыксыз мәктәп бары тик шул вакытта гына формалаша.
 
Бишенчедән, укытучының эше дәрес планы төзүдән артмасын иде. Калган кәгазь боткасы, тәрбия-укыту эшенә бары тик комачаулык тудыра, укытучының төп хезмәтенә вакыты да калмый.
 
Алтынчыдан, укытучылар аерым, дәүләт педагогика институтында белем һәм тәрбия алмаган очракта, төпле белемле, нигезле белгечләр булып чыга алмыйлар. Элек-электән университет – булачак галимнәр әзерләү учагы булды. Ул шулай булып калырга да тиеш. Педагогика институты – бары тик укытучы-тәрбияче профессиясе әзерләргә бурычлы җиһан.
 
Җиденчедән, интернет ресурслары ату коралын сайтларда рекламалыйлар, укучы балалар, яшьләр интернет челтәрендә ничек итеп атып, шартлатып, нинди ысуллар белән кешене үтереп булуын өйрәнеп үсәләр. Ә бит моны дәүләт күләмендә чикләп була.
 
Болар барысы да тормыш таләпләре. Тәрбия-укытуга кагылышлы әлеге тормыш таләпләре үтәлмәгән очракта, Иван Крыловның “Аккош, чуртан һәм кысла” мәсәлендәге шикелле, “арба йөге” һаман үз урынында торачак.
 
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, Русия Табигать Фәннәре Академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ халык мәгарифе отличнигы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»