поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.11.2021 Җәмгыять

Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?

1 – 7 ноябрьдә самаралылар “Халыклар күп – ил бер генә” девизы астында узучы Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Аны Милләт эшләре федераль агентлыгы һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт агентлыгы алтынчы мәртәбә оештырганнар иде.

Быел да Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган этнографик диктантта төрле милләт вәкилләре катнашты. Дөрес, коронавирус сәбәпле, узган еллардагыча күп кеше җыярга рөхсәт юк иде. Диктант язучылар саны бары тик егермеләп кенә кеше булса да, барысының да диярлек киемнәрендә милли төсмерләр чагылыш тапкан: кемдер яулык бәйләп, кемдер калфак киеп, үзенең милләттен белгертергә тырышкан.
 
Диктант алдыннан олы яшьтәге апа-абыйларның йөзләрендә генә түгел, сүзләрендә дә дулкынлану хисе сизелә иде. “Быелгы диктант катлаулымы?”, “Нәтиҗәләре кайчан билгеле була?”, “Тиешле баллар саны җыя алмасам, оят булыр, кешеләргә күрсәтмәгезче”, - дип оештыручыларның теңкәсенә тиеп беттеләр. Имтихан ул 18 яшьтә дә, 68 яшьтә дә имтихан инде, тәвәккәлләргә дә яза башларга кирәк...
 
Менә мин дә быел беренче мәртәбә этнодиктант язарга утырдым. Карасам, аның исеме генә диктант икән. Егерме пункттан торган биремнәрнең астында язып куелган дүрт әзер җавапның берсен сайлап алырга кирәк иде. Ә-ә, кыен түгел икән, дип гайрәтләнеп киткән идем, сөмсерем бик тиз коелды. Биредә карелларның руналары, Россиянең иң төньяк җирләрен нинди милләт халыклары ачуы, Сахалинда корея һәм рус халык ашлары кушылганнан барлыкка килгән ашамлыкның исеме кебек гомердә күрмәгән, белмәгән, ашамаган әйберләр турында сораулар бар иде.
 
 
Ә менә Кырым һәм Идел буе татарлары, башкортлар көнкүрешенә кагылышлы сорауларга җавапны уятып сорасалар да, чатнатып җавап бирә алабыз, билгеле. Шулай, хәзерге Галактионовская урамының - Татарская, ә Самарская урамының Мечетная икәнен беләбез, чөнки өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, тарихчы Шамил Галимов тырышлыгы һәм Татарстанның матди ярдәме белән әлеге урамнарның рус телендәге исемнәре астында кайчандыр булган татар исемнәре дә язылды. Шулай ук башкортларның киленне бал да май белән каршы алулары, ә башкорт телендә язылган беренче дәреслекнең авторы якташыбыз Габбас Дәүләтшин булуы, шушы көннәрдә аңа Большая Глушица район үзәгендә һәйкәл куелачагы турындагы сораулар кыенлык тудырмады.
 
Шулай тырыша торгач, 45 минут вакыт үтте дә китте. Дөрес яздыммы, юкмы дип кыенсынып кына тапшырган эшем 93 балл белән бәяләнде. Башка “классташ”ларымның эшләре дә 90ннан ким түгел иде. Шулай булгач, булды инде дияргә дә мөмкиндер. Ләкин төгәл җавап бирә алмаган сораулар тынгы бирми генә бит. Шуңа күрә кайткач та компьютер алдына утырып, GOOGLE мәгълүмат эзләү системасына кереп чумдым.
 
Әйе, күпмилләтле дәүләттә яшәгәч, татар-башкортлар турында гына белү аз икән. Россия киңлекләрендә йөзләгән милләтләр яши һәм аларның һәрберсенең үз теле, мәдәнияте һәм сәнгате, гореф-гадәтләре һәм җыр-моңнары, атаклы кешеләре бар. Барысын да белеп бетермәсәк тә, кызыксынырга, үзебез белән чагыштырырга, җитешсезлекләребез була калса, камилләшергә кирәк. Бәлки шуңадыр безне Аллаһы Тәгалә төрле милләтләр итеп яралткан: бер-берсеннән күреп өйрәнсеннәр, дигәндер.
 
Этнодиктантның нәтиҗәләре 12 декабрьдә, Конституция көнендә, билгеле булачак. Ә кемнеңдер этнодиктант язарга теләге туса, киләсе елга Халыклар дуслыгы йортында көтеп калабыз. Әзерләнә торыгыз.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 18.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»