поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.11.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. Икесе дә халыкның тарихи байлыгы. Кадерен беләбезме?

Сөйләмебезне тәэсирле итү өчен җырны сабак чыганагы буларак алып, аның асылын берникадәр төшенгәч, җырны нәкь менә тел чыганагы сыйфатында өйрәнүгә дә тәмам якынайдык. Бу шактый катлаулы, күп тармаклы, фәнгә тартымрак сабаклар булыр. Нәрсә ул җыр? дигән сорау тәгаенрәк җаваплар таләп итәр, җырның эчке асылы, кем әйтмешли, механизмы, технологиясе белән дә эш итү соралыр. Тел төшенчәсе шундый фәлсәфи дә, нәзәри дә шул ук вакытта гамәли дә төшенчә инде ул.

Менә әле дә  мәсьәләне җыр һәм тел дип шактый  тарайтканда да эшкә керешеп китү – җиңел түгел. Ник дигәндә, тел үзе туган ил, милләт. халык, рухият, әдәбият, әхлак, табигать, кеше үзе  һәм башка фәлсәфи төшенчәләрдән аерылгысыз. Икенче яктан бүгенге җырларыбызны да  алардан башка  күзалларга мөмкин түгел. Бу бит үзенә күрә ачыш – җырны телдән аерып карарга ярамый, безгә аларны бер чыганак – бер чишмә итеп өйрәнергә кирәк!
   
Икенче ачыш та янәшә генә икән – милләт язмышы, рухи ризыгыбызга кагылган берәр кыенлык килеп туса, без бит Тукаебыз алдына килеп егылабыз.  Карале, рәхмәт төшкере, бу очракта да ул бит безгә хәерхаһ –  халыкның, җыр хуҗасы буларак фәлсәфәсе вә гамәлияте турында, тел белән ничек эш итүе турында беренче булып һәм шул кадәр  дә фәнчә хак, төгәл, дәлилле  итеп Габдулла Тукаебыз әйтеп калдырган ич!
 
Башта Тукай  җырны халыкның  изге бер илаһи, рухый ризыгы-коралы дип бәяли – “халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк”, ди. Ни өчен җыр шулай кыйммәтле?  Чөнки Тукайча:   Аныңча, халык рухы һәм җыр бер эчтәлектә, тәңгәл булып чыга. Көзге буларак җыр халыкның нәрсәсен шулай хак, дөрес чагылдырган соң? Әлбәттә инде аның телен! Болай ди: “...Халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шәбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр”, ди. Ә бу халәт, әлбәттә инде, бары тел белән генә тәгаенләнә, белдерелә ала. Халык үзе үк моны “Үзе нинди, сүзе шундый”, дигән хакыйкать белән белдергән. Нәкь менә теле-моңына карап та әлеге көзге халыкның, Тукайча әйтсәк: “... зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” икәнлеген күрсәтә дә  (2 т., 263 б. ).
   
Тукайның халык җырларын нигә махсус өйрәнгәнен төшендек кебек: халык, аның яшәеше, гореф-гадәт, йолалары, моң-җыр, туган тел төшенчәләре аерылгысыз булганга, адәм баласы яшәешен шулардан башка күзаллау мөмкин булмаганга күрә.
   
Тукаебызның халык җырларына багышлаган тарихи фәнни-фәлсәфи уйлануы моң белән башланып, тел белән очлануы бу мәңгелек хакыйкый бәйләнешнең ачык чагылышы, дәлиледер. Аның татар җыры, моңы турындагы уй-фикерләренең  кайбер нурлары  әле дә хәтердә балкып-балкып китә:  Ул бит гомуми хакыйкатьне  үз тәрҗемәи хәле, үзенең рухи халәте белән төшендереп бирә. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була... ди. (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 нче том, 272 б.); Ул янә болай ди: Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң сарт “Бәдәвам”нары, сарт “Кисекбаш”лары, кызылбаш “Тасриф”лары, гарәп “Нәхү”ләре белән, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?, ди. (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 нче том, 274 б.);
   
Менә шушы Габдулла Тукай салган нигезгә, фәнчә әйтсәк, әсәскә  таянып без бүгенге җырларыбызны сөйләм төре буларак, шул хәзинәнең безнең сөйләмебезне камилләштерү чарасы буларак анализлауга керешербез.
   
Хәер, килешкәнебезчә телнең турыдан-туры үз әгъза-төшенчәләренә, аларның җырда ничек-ничек кулланылуына  керешкәнче халыкның җыр белән бәйле рухи халәтенә кагылган  уйлануларын искә төшерүдән башлау  урынлырактыр.
   
Татарның милли асылын хасыйл иткән борыңгы әсәрләрендә булсын, авыз иҗатында – мәкаль, әйтем, телбизәкләрендә  җырларның үзләрендә булсын бу төр  рухи азыкның иҗтимагый әһәмияте, милләт яшәешенең төп шарты буларак буыннан-буынга кисәтеп киленә.Татарның атаклы галимнәреннән Әдһәм Тенишев күпчелек төрки халыкларның иң борыңгы сәнгати хәзинәсен өйрәнгәннән соң аның җыр, уен кораллары тарихының бөтендөнья цивилизациясендә ифрат әһәмиятле, бай икәнен билгеләгән.
   
Бүген дә җырның – тарихи тәрбия чарасы икәнен истән чыгармаска кирәк. Бу кыйблада кылынган бүгенге гамәлләребездә уңай мисаллар да күңелне юатып тора –ТНВ да бер көнне ике кино булды: Солтан Габәши һәм Рөстәм Яхин турында. Җыр язмышы, җырчы язмышы  йөзендә  халыкның фаҗигале  үткәне, милләтнең ачы язмышы күз алдына килеп басты. Тукай тасвирлаган фаҗигале язмыш. Татар җырының ачы тарихын иң беренче булып Тукай ачып бирүе очраклы түгел. Әллүки тарихы үзе бер язмыш;
   
Җырда халкыбызның пәйда булганнан алып бүгенгәчә үткән тормыш юлының кайсы гына борылма-буыннары чагылып калмаган. Менә кулымда галимнәребез озак еллар туплап, өйрәнеп бастырып чыгарган “Татар халык иҗаты” дигән, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган унике томлык капитал хезмәт (Казан: Татар. кит. нәшр. 1976, 1980). Өч томы җырлар турында. Бер томы “Йола һәм уен” җырлары дип атала. Беренче бүлеге “Мәҗүсилек һәм борыңгы чорлардан калган шигъри сүз үрнәкләре. Ырымнар” дип атала. Монда татар баласы гомеренең барлык иң мөһим вакыйгалары (туу, исем алуы, никах-туйлары, хезмәт, ял белән бәйле бәйрәмнәре, җеназасына кадәр) җыр белән теркәлә барган. Шуларның  берникадәр сүрәнләнеп торып та хәзер менә нәүрүз, нардуган кебек бәйрәмнәр, никах кебек йолалар белән кире кайтуы йөзләрчә җырларның да кайтуы бик тә уңай күренештер. Аулагый, Каз өмәсе, Сабан туе һәм башка йола, уеннар белән бәйле күпме җыр халыкның, аеруча яшьләрнең тарих белән кызыксынуын яңарта, күпме мәгълүмәт белән баета. Бер генә мисал белән чикләник:  Җырдагы сәер, ят булып тоелган тарихи, архаизм   сүзләр уйландыра, эзләнергә мәҗбүр итә, ачышлар ясап ләззәтләнә аласың: ызба, амбар, ызбруй, куласа, пакус, аэроплан, дисәтинә, перәшкә, пароход һ.б.
   
Җыр хәзинәсе --, тулаем да, бүгенге тәрбиянең иң ышанычлы чараларыннан. Менә әлеге җыентыкларның эчтәлегенә күз салыйк. Тормыш турында уйланулар: кайгы-хәсрәт,  өмет, ышаныч җырлары; Егетлек, уңганлык; Туган җир, туган якны сагыну, дуслык, туганлык, яшәү кадере, мәхәббәт турында җырлар.
     
Кайвакыт бер җырдагы телбизәктән генә дә   халык зиһененнән җуела барган  тарихи бер сурәт яңара да куя: “Җиделе лампа, бишле куык / ватылды, кулдан төште”; “Авылның иң чибәре // әйдә салыйк җирәбә”;
   
Шәхес һәм җыр темасы да тарихи яссылыкта чагылыш таба. Аерым шәхесләрнең, нәселнең, авыл, төбәкнең үзенең генә аерым җыр белән, шагыйрь, артист, композитор белән бәйле тарихы бар. Барларга иде шуларны. Астроном галим Ким Шакировның үз гаиләсенең “Сагыну” җыры белән бәйле тарихын тәфсилле язган хәтирәләрен радиодан да ишетергә туры килгән иде. Бөтен гаилә шул җырны күңеленә якын алып, ихластан яратып, хөрмәт итеп җырлаган булган, авторы композитор Заһид Хәбибуллин белән дә аралашу җаен тапканнар. Җыр белән бәйле төрле вакыйгаларны истә тотып, сагынып сөйли  торган булганнар. Гомумән дә халык җыр турында тарихи әсәрләрне, истәлекләрне яратып укый. Җәүдәт Фәйзинең җыр турындагы китабы әледән-әле телгә алына бит.
   
Әйе, кадерен белгән кешегә җыр – ул зур малга тиң тарихи хәзинә. Җыр турында  мәгълүмат алып, без  нинди шәхесләр дөньясы белән танышабыз. Татарстан радиосының кардәш милләтләр телендә дә бирелә торган тапшыруларының берсендә  Башкортстан радиосы журналисты Зифа Фәйзуллина атаклы җырчы, композитор Газиз Сәлих улы Әлмөхәммәтев турында тапшыру бирде. Нинди шәхес! Ташкентта укый. Казанда Солтан Габәши, Салих Сәйдәшевләр белән эшләп ала. Татарның беренче операларын яза. Башкортстанның беренче халык җырчысы. Мәшһүр исем аңарга беренче тапкыр егерменче елларда ук бирелгән, кабат илленче елларда, акланганган соң. Утыз җиденче елны атып үтерелә. Ни өчен аталар? Җырлаган өчен. Зәки Вәлиди солдатлары алдында җырлаган. Төрмәдә дә җырлый, мәхбүсләрне сөендерә. Кызы Раузаны балет мәктәбенә җибәрмәгән. “Минем аякларны кара әле”, дигән. Кәкре, ди тегесе. Синең аяклар да шундый ди әтисе. Кыз бармый. Әле дә рәхмәт әйтә. Туксан яшьтә инде. Бүтәннәр җырына уңай бәя биргәндә Газиз абый “зәвыклы җырлый”, дигән булган.
   
Төшендек ки, тарихи сабак алу өчен җыр ул – чиксез мул чыганак икән. Моңа һәркайсыбыз әлләкүпме мисал-хәтирә китерә алыр иде. Уртаклашыгыз соң. Ә без җырның бүгенге хәзинә икәнен сурәтләргә күчәрбез.
                                                 Илдар Низамов,
                                     филология фәннәре докторы.
Фотода Р.Яхин

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»