поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.11.2010 Сәясәт

Тумыштан ук зәгыйфь иде

Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Сезнең интернет-блогта “Демократиябез камил түгел, без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин без алга таба хәрәкәт итәбез” дигән мөрәҗәгатегез белән таныштым әле. Ул миңа бик кызыклы булып тоелды. Гомумән алганда, сезнең күпчелек чыгышларыгызны мин “әйе! әйе!” яки “шулай шул!” яки “чыннан да, дөрес!” дип карыйм, тыңлыйм, укыйм, тәэсирләнәм, илһамланам. Мин гомумән матур әдәбиятны укырга, нәфис фильмнар карарга яратам.

Ләкин яшәргә дә кирәк бит әле. Ә без яши торган чынбарлык, Президент әфәнде, шактый кырыс ул. Видеомөрәҗәгатегездә, без партияләр өчен фәлән-фәлән эшлибез, сәяси көндәшлек өчен шартлар тудырырга тырышабыз, дип сөйләдегез. Гафу итегез, нинди сәяси партияләр турында сүз бара? Минем уйлавымча, сәяси партия ул – бер фикергә ия булучыларның, үзләренең теләк-омтылышларын чынбарлыкка ашыру максатыннан, хакимияткә омтылган кешеләр төркеме.

Коммунистларны алыйк. КПРФны Совет заманының атавизмы дип тә атарга була, әмма аның үзгә идеологиясе бар һәм ул әле азмы-күпме сәяси партия критерийларына туры килә.

Ә сез телгә алган “Бердәм Россия”нең идеологиясе нинди? Әле күптән түгел генә “Путинны яклаучылар” партиясе, ниһаять, “консерватив модернизация” төшенчәсен тудырды, әмма аның нәрсә икәнен аңлатып бирү һәркемнең дә көченнән килми. Ни өчен идеология белән шундый проблема кичерә соң алар? Чөнки “Бердәм Россия” баштан ук ниндидер бер сәяси фикер нигезендә тупланмаган. “Хакимият партиясен” алсак, аны ике тигез булмаган төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесе, сан өчен ихтыяри-мәҗбүри рәвештә партбилет тоттырылган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. (Менә сиңа безнең илдә генә була торган парадокс: хөкүмәттән иң аз акча алып эшләгән, иң күп нужа күреп яшәгән кешеләр, тиеннәрен югалтудан һәм җитәкчеләре үченнән куркып, хакимиятне яклап, партиягә керә). Ә икенче өлеше – эреле-ваклы түрәләр, җитәкчеләр, чиновниклар, главалар һ.б. Аларның күпчелеге партиягә кергәнче үк хакимияттә торган. “БР”гә керүләренең сәбәбе исә хакимиятне кулдан ычкындырмау яки карьера баскычы буенча тагын да югарырак үрмәләү иде. Сезнең партиядә булмаган главаны күргәнегез бармы? Минем – юк.

“Бердәм Россия”гә керүчеләрнең өченче дулкыны – әле хакимиятне һәм байлыкны төшләрендә генә күреп саташып, хакимият белән дус булырга теләүчеләр. АКШта кемнеңдер, Барак Обама – демократ, дип демократлар партиясенә керүенең нәти­җәсе юк, чөнки демократлар белән республикачылар анда бер-берсен алыштырып идарә итеп торалар. Ә бездә “Бердәм Россия”гә керүчеләр аның КПСС кебек гел хакимияттә булачагын шик астына алмый да. Бернинди сәяси идеология кирәкми аларга. Чын сәяси партия өчен хакимият билгеле бер максатка ирешү коралы булса, “Бердәм Россия”челәр өчен хакимият – үзе үк максат булып тора. Шуңа күрә, Дмитрий Анатольевич, “хакимият партиясенең беркайда да һәм беркайчан да оттыру мөмкинлеге булмаса, ул катып кала һәм хәрәкәтсез калган теләсә нинди тере организм кебек үк, ахыр чиктә, деградация кичерә”, – дигәндә, Сез сәбәп белән нәтиҗәне бутыйсыз, дип тоела миңа. Бала бит тумыштан ук зәгыйфь иде.

Безнең парламентта утырган башка партияләргә килгәндә, аларның да хакимият партиясеннән әллә ни аермасы юк, минемчә. Мин аларны “рәнҗетелгәннәр” дип атыйм. Аларның да җитәкчеләре ниндидер үрләргә ирешкән, әмма төрле сәбәпләр аркасында хакимияттәгеләр аларны үз итмәгән, кире каккан. Шул ук вакытта билгеле бер дәрәҗәгә үскән кешегә “наезд” булган очракта, нинди дә булса “поддержка” барыбер кирәк бит. Күпләр шуны эзләп керә дә инде төрле партияләргә.

Ә аларны оппозиция дип тә булмый, чөнки, үзегез дә беләсез, партияләр үзләренең төп эшләреннән – хакимият белән кискен каршылыкка керүдән курка. Чөнки каршылыкка кергәч, нәрсә буласы күз алдында. Кемнеңдер күз алдында – Басман суды, икенче берәүләрнең – Мамадышның Дегетле авылы. Шуңа күрә сезнең “Оппозициянең гадел көрәштә җиңәргә бер кечкенә генә дә мөмкинлеге булмаса, ул деградацияләнә һәм маргинальгә әверелә” дигән икенче җөмләгезне дә мин икенче төрле әйтер идем: “Гадел көрәштә җиңә алмаячагын белгәнгә күрә, бездә бары башсызлар һәм маргиналлар гына ачыктан-ачык оппозициягә керә ала”. Хәер, сәяси системабызның үзенчәлекләрен мин сөйләмәсәм дә, сез яхшы беләсез. Сез бит – Президент. Барысы да – Сезнең кулда... түгелме? 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 239 | 26.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»