поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.11.2021 Мәгариф

11 сыйныфта укучы миллионер Никита ни турында хыяллана?

Кырымның «Артек» яшьләр үзәгендә 8–10 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалы узды. Безнең яшьләр анда 6 миллион сум акча отты. Җиңүчеләрне аэропортта Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов каршы алды.

«Озын тәнәфес»  «Мәгариф»  илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла. Бәйгенең икенче сезоны март аенда башланган иде. Быелгы сезонның үзенчәлеге дә бар.  Анда көллият, техникум студентларына да катнашу мөмкинлеге бирелгән. Татарстаннан барлыгы 80 мең гариза кабул ителгән. Әлеге акчаны югары белем, компьютер алуга, мәгариф курсына тотарга мөмкин. Вузга кергәндә, җиңүченең казанышларына 5 балл өстәлә.
 
– Бу – зур шатлык! Без һәр катнашучы, җиңүче белән горурланабыз. Аларның уңышлы киләчәгенә ышанабыз! «Зур тәнәфес»  ул – бәйге  генә түгел, бөтен илдәге сәләтле яшьләрне берләштерә торган бер хәрәкәт. Алар бер-берсе белән танышалар, бер-берсеннән үрнәк  алалар, көч туплыйлар, – диде Тимур Сөләйманов.
 
Җиңү әҗерсез түгел. Яшьләр барлыгы 6 миллион сум акча откан. Әйтик, 8–9 сыйныфтагы биш укучыга – 200әр мең, ә биш 10–11 нчы сыйныф укучысына  миллион сум бирелгән. 8–9 сыйныф укучылары арасында 78 нче лицейдан  Элина Абдуллина, Камилә Юнысова, Казанның 121 нче лицееннан Камилә Якупова, 83 нче лицейдан Эвелина Хәйруллина һәм Казан (Идел буе) федераль университетының «IT лицей» укучысы Даниил Савинов катнашкан. Югары сыйныф укучылары арасында «йолдызлар» – Казан «Галактика» белем бирү үзәгенең 35 нче лицееннан  Лиана Мәрданова, 152  нче гимназиядән Алена Баргилова, 19 нчы гимназиядән  Алия Латыйпова, 83 нче лицейдан  Руслан Әхмәтов һәм Әгерҗе шәһәренең 4 нче  мәктәбеннән Никита Филиппов.
 
– Бәйгедә икенче тапкыр катнаштым. Бу юлы миллион сум оттым. Бик нык сөендем. Әти-әнием, мәктәбем өчен дә зур горурлык  бит бу.  Укытучыларым проектлар әзерләргә булышты. Акчаны декабрьдә бирергә вәгъдә итәләр. Аны югары белемгә яки уку курслары сатып алуга тотачакмын. Бу бәйге март аенда  башланды. Беренче этап читтән торып үткәрелде. Үзең турында видео җибәрергә,  биремнәр чишәргә кирәк иде. Мин массакүләм мәгълүмат чараларына багышланган сорауларны сайладым. Журналист булырга җыенмасам да, әлеге тема ничектер күңелгә якынрак. Ярымфинал Казанда Универсиада авылында үтте. Анда инде беренче этап биремнәрен уңышлы башкаручылар җыелып, команда белән экологиягә бәйле сорауларга җавап бирдек.  «Артек»та уздырылган финалда сораулар  кечкенә җирлекләрне үстерүгә багышланган иде, – дип сөйләде 11 нче сыйныф укучысы Никита Филиппов бәйге турында.
 
Никита мәктәптә «5ле»гә генә укый. Бигрәк тә тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәр белән кызыксына. Дәүләт идарәсе юнәлеше буенча укырга җыена. «Бәлкем, Казанда калырмын, әмма югарырак үрмәлисе килә – Мәскәүгә китәргә теләр идем», – диде ул. БДИга карата фикере исә бер төрле генә түгел. Имтиханга әзерләнү –  укучылар өчен зур киеренкелек. Никита бердәм дәүләт имтиханнарын белем сыйфатын бәяләү системасы дип санаса да, яңа форма кертүне  кулайрак күрә.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»